Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 21:01

4 апрельдә Казанның Тукай музеенда 2014 елда Тукай премиясенә дәгъвачы буларак тәкъдим ителүчеләр белән очрашу үткәрелде.

Очрашуда быелгы премиягә тәкъдим ителүчеләрдән шагыйрә Флера Гыйззәтуллина, язучылар Нурислам Хәсәнов, Фатих Сибагатуллин, җырчылар Фән Вәлиәхмәтов, Рафаэль Ильясов, рәссамнар Илгизәр Самакаев, Владимир Попов катнашты.

Язучы Ркаил Зәйдулла Азатлыкка Фатих Сибагатуллинның Тукай премиясенә тәкъдим ителмәскә тиешлеге хакында белдергән иде. “Әгәр Тарих институты аны бик югары бәяләргә тели икән, фән һәм техника өлкәсендә дәүләт бүләгенә тәкъдим итсеннәр иде”, дип сөйләгән иде Ркаил Зәйдулла. Үз чыгышында Фатих Сибагатуллин әлеге мәсьәләгә карата фикерен белдерде:

"Мәктәпне бетергәннән соң тормышымда шундый вакыйга булды: мин үзебезнең тамырларыбызны өйрәнергә тотындым. Бу тамырлар дүрт китап хәзер. Әмма монда кемдер әйткәнчә, йә булмаса минем дустым Ркаил Зәйдулла фән, техника өлкәсендәге дәүләт премиясен алсын иде, ди. Анда минем дәүләт премиясен ала торган бернинди ачыш та юк. Бу фәкать тарихи чыганаклардан эзләп, булганны туплап, һәм, билгеле инде, бераз үземнең фикерне кыстыртып язылган, бик ансат кына укыла торган китаплар.

Аның беренчесе "От Атиллы до президента" дип атала. Минем татарларның килеп чыгышын, көнкүрешен һәм бүгенге көндә кемнәр икәнен белдерәсем килде рус телендә, бөтен урысча укый белгән кешеләр укысыннар дип. Ә инде соңгысы – "Татары и евреи" дигәне бүгенге көндә тәрҗемә ителә инглиз теленә дә.

Китапны Америкага, Израилгә дә бик күп алып киттеләр. Менә шундый китап эшли алганнары өчен бик зур рәхмәт Идел-пресска. Кәгазе дә, эшләнеше дә, иллюстрацияләре дә, башкасы да, бу татар нәшрияте өчен, татарлар өчен оялмый торган китап булып чыкты. Беренче мәртәбә менә шундый китап, теләсәләр – булдыралар", дип сөйләде Фатих Сибагатуллин.

Чыгыш ясаучылар арасында Тукай премиясенә Шиһабетдин Мәрҗәни, Бакый Урманчегә багышланган тугралары һәм башка каллиграфик әсәрләре өчен тәкъдим ителүче, туксан яшен тутырып килүче рәссам Владимир Попов та булды. Ул рәсем сәнгатенең төрле юнәлешләрендә иҗат иткән, соңгы егерме елга якын шамаилләр, тугралар ясау белән шөгыльләнә (тугра – җитәкчеләрнең, билгеле кешеләрнең исемен чагылдырган шәхси каллиграфик билге).

Шушы юнәлештәге шәхси күргәзмәләре белән Попов күп кенә гарәп илләрендә, Көнчыгыш илләрендә булган. Бу юнәлештә эшли башлау сәбәбен ул Икенче дөнья сугышын узганнан соң, иҗатта бары тик матурлык чагылдырачагы турында үз-үзенә сүз бирүе нәтиҗәсендә булуын әйтте. “Без теләсә нинди бәхәсле мәсьәләдә, конфликтта компромисс эзләргә тиеш”, дип сөйләде Владимир Попов:

Владимир Попов

Владимир Попов

“Мин теләсә кайсы әсәремдә, теләсә кайсы сәнгать төрендә конфликтларны, үтерешләрне түгел, ә бары тик файдалы, матур күренешләрне чагылдырачакмын дип үз-үземә вәгъдә иттем. Һәм мин моны исламда эшлим. Шуңа күрә ислам дөньясы афишадагы минем “Дуслык өчен каллиграфия” дигән теманы алкышлар белән каршы ала. Мин шаккаттым, чөнки ислам дәүләтләре элитасы сугыш, конфликтлар теләми, дуслыкта яшәргә тели”, дип сөйләде Владимир Попов.

Быел Тукай премиясенә дәгъвачылар итеп шагыйрәләрдән Клара Булатова (ике томдагы "Сайланма әсәрләр" китабы өчен) һәм Флера Гыйззәтуллина ("Күз нурларым", "Башкаемда – дөнья исәпләре" китаплары өчен) тәкъдим ителде.

Язучылар арасыннан Вахит Имамов ("Утлы дала" дигән ике томлы тарихи романы өчен), Фатих Сибагатуллин ("От Аттилы до президента" һәм башка тарихи-публицистик китаплар өчен) һәм Нурислам Хәсәнов ("Бәхилләрме йөрәк?" повестьлар китабы өчен) тәкъдим ителде.

Җырчылардан Фән Вәлиәхмәтов татар халкының музыкаль мәдәниятенә зур өлеш керткәне, борынгы, сирәк башкарыла торган җырларны, Беренче һәм Икенче дөнья сугышлары турындагы җырларны башкарганы өчен тәкъдим ителде.

Рафаэль Ильясов "Олы юлның тузаны", "Тәфтиләү", "Сандугач", "Уел", "Камәр", "Урман", "Галиябану", "Хәмдия", "Рәйхан" кебек татар, башкорт халык җырлары өчен тәкъдим ителде.

Бүләккә шулай ук рәссамнар Илгизәр Самакаев ("Сара Садыйкова портреты" (1983 ел), "Юрий Никулин портреты" (1983 ел) һәм башка картиналары өчен), Владимир Попов (Шиһабетдин Мәрҗәни, Бакый Урманче, Илдар Хановка багышланган тугралары һәм башка каллиграфик әсәрләре өчен) һәм композитор Александр Сладковский (Татарстан республикасы композиторлары антологиясе өчен) тәкъдим ителде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG