Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 21:12

Харьков өлкәcе хакимияте бинасы азат ителде


Харьков өлкәсе хакимияте бинасы тулысынча азат ителгән. Бу хакта Украина эчке эшләр министры Арсен Аваков Facebook-ка язды. Ул хәзер Харьковта. Аның сүзләренчә, хакимият хезмәткәрләре барсы да эшкә керешкән. Кичә Русия яклы чарада катнашучылар бу хакимият бинасын басып алган иде.

Украина көнчыгышында вәзгыять катлаулы дип белдерелә. Анда кичә меңнәрчә кеше катнашында Русия яклыларның чаралары узды. Бу чараларда катнашучылар Донецкида, Харьковта өлкә хакимияте биналарын, ә Луганскида Украина иминлек хезмәтенең өлкә идарәсен басып алды. Соңгы хәбәрләргә күрә алар андагы коралны кулга төшергән. УНИАН хәбәр итүенчә Русия яклы митингта катнашучылар бу бинаны чолгап алган. Милиция хәрби хәлгә китерелгән, юл иминлеге хезмәте шәһәргә керә торган барылк юлларны да япкан.

Донецкида Русия тарафлы активистлар бүген үк “Халык шурасы” төзергә җыена, аларның максаты Русиягә кушылу референдумы уздыру, дип хәбәр итә андагы мәгълүмат чаралары. Донбасста яшәүчеләр сепаратистлар гамәлләреннән саклауны үтенеп Украина хакимиятләренә хат белән мөрәҗәгать итте. Алар тәртипсезлекләрне оештыручыларга милиция битарафлык күрсәтә дип яза.

Украина хакимияте илнең көнчыгышында тәртипсезлекләр сәбәпле җинаять эше ачты, бу тәртипсезлекләрне оештыручыларга 5 елдан алып 8 елга кадәр төрмә җазасы яный дип кистәтте.

XS
SM
MD
LG