Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чехия президенты: Русия басып ала башласа Украинага НАТО гаскәрләрен кертергә


Милош Земан
Милош Земан
Чехия президенты Милош Земан Русия Украинаның көнчыгыш өлешенә басып керә башласа, илгә НАТО гаскәрләрен кертергә чакырды. "Әгәр Русия Көнчыгыш Украинага экспансиясен киңәйтергә карар кылса, шаяруларга нокта куелачак. Бу очракта мин Европа берлеге тарафыннан катгый чикләүләр генә түгел, НАТОның хәрби әзер булуын арттыру, мисал өчен, Украинага гаскәр кертергә тәкъдим итәм", диде Земан.

Шул ук вакытта ул Европа берлеге Кырымның Русиягә кушылуын танырга мәҗбүр булачак дип тә әйтте. "Бөтен декларацияләргә карамастан якын арада ул Украинага кайтарылмаячак", ди Земан.
XS
SM
MD
LG