Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 12:53

Казанда “мөселман ышанычы” телефоны эшли башлады


Ислам дине турында киңәшкә, психологик ярдәмгә мохтаҗ булган һәркем Казанда яңа ачылган “ышаныч” телефонына шалтырата ала. Бу хакта журналистларга Русия мөселман яшьләре берлеге президенты Марсель Сабиров белдергән.

Проектның максаты - социаль киеренкелекне йомшарту, халыкка ислам дине турында дөрес мәгълүмат бирү, мигрантларның Татарстандагы тормышка җайлашуын җиңеләйтү.

(843) 202-4-202 телефонына мөселманнар гына түгел, ислам дине турында сораулары булган һәркем шалтырата ала. Шалтыратучылар белән ислам белгечләре һәм юристлар татар һәм рус телләрендә сөйләшәчәк.

XS
SM
MD
LG