Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 15:46

Чаллы полициясе тоткарланучыны җәзалауда һәм үлемгә этәрүдә шикләнелә


Чаллының Электротехника эчке эшләр бүлегендә Валерий Котенокның үлеменә җинаять эше ачылды. Бу хакта Казан хокук яклау үзәге хәбәр итә.

Әлегә кемнәр икәне ачыкланмаган хезмәткәрләр көч кулланып вазыйфаларын арттыруда һәм тоткарланучыны үлемгә этәрүдә шикләнелә.

2009 елның 5 мартында Котенок милиция бүлегендә административ эш белән тоткарланганнар ябыла торган камерада спорт чалбарының резинкасы белән тимер рәшәткәгә асылынган килеш табыла.

Шул ук көнне милиция җитәкчелеге тикшерү үткәрә һәм дүрт хезмәткәргә, шул исәптән Электротехника бүлеге башлыгына һәм бүлек штабы башлыгына каты шелтә белдерә.

Тикшерү комитеты милиционерларга карата биш тапкыр җинаять эше ачудан баш тарта. Котенокның җәмәгате һәм балалары шуннан Страсбург мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итә. Котенок эшендә яшәүгә хокук, җәзалауны тыю һәм нәтиҗәле тикшерү үткәрү маддәләренең бозылуы күрсәтелә.

2014 елда Страсбург мәхкәмәсе бу шикаятьне кабул иткәч Европада кеше хокуклары мәхкәмәсендә Русия вәкиле Георгий Матюшкин милиция хезмәткәрләре Котенокның тормышын саклау өчен бөтен чараларны да күрмәгәннәр дип белдерде.

XS
SM
MD
LG