Accessibility links

Кайнар хәбәр

Донецкида тәртипсезлекләрдә катнашучылар "суверен республика" оештырды


Русия тарафлы активистлар Донецки халык республикасы төзү декларациясе өчен тавыш бирә
Русия тарафлы активистлар Донецки халык республикасы төзү декларациясе өчен тавыш бирә
Якшәмбе Донецки өлкә хакимияте бинасын басып алганнар дүшәмбе җыелыш үткәреп Донецки халык республикасы дип аталган суверенлык декларациясе өчен тавыш бирде.

11 майда алар "Сез Донецки халык республикасы төзүгә теләктәшме?" дигән сорауга референдум үткәрергә тели.

Хакимият бинасын басып алган Русия тарафлы активистлар башта өлкә думасы сессиясендә республика төзү өчен тавыш бирдерергә теләгән иде. Әмма депутатлар сессиягә җыелмады. Басып алучылар канун чыгаручыларны таратып, өлкәнең халык шурасын оештырачакларын белдерде.

Мәгълүмат чаралары белдерүенчә, хакимият бинасындагы Донецки өлкәсенең әләме алынган.

Хакимият бинасы янында йөзләрчә кеше урам чарасына җыелган, алар Донецки республикасы төзелү карарын "Русия, Русия" дигән шигарләр белән каршы алды. Митингта катнашучылар Киев каршылык күрсәтә башласа Русия гаскәрләрен кертүне сорап Русия җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәчәкләрен белдерде. Бу хакта Русия президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать тә укылды, дип хәбәр итә УНИАН.

Милиция дә, Украина иминлек хезмәте дә хакимият бинасын кире кайтару өчен берни дә эшләми, дип хәбәр итә радиобыз хәбәрчесе. Русия тарафлылар үзләренә теләктәшлек күрсәтү өчен Харьковтан һәм Луганскидан кешеләрне чакыра башлаган.

Соңгы вакыйгалар өчен Русияне гаепләүче "Батькивщина" фиркасе лидеры Юлия Тимошенко Донецкига очты. Ул "Кырым сценариясе белән Украинаның көнчыгышын аннексияләү" Мәскәүнең максаты, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG