Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 06:02

8 апрель көнне Чаллы мәхкәмәсе Русия тикшерү комитетының Фәүзия Бәйрәмованы өй сагына алу турындагы таләбен кабат кире какты.

Казый Рамазан Әбделваһапов тикшерү комитеты дәгъвасы буенча Фәүзия Бәйрәмованы җәмгыять өчен куркыныч кеше итеп санарга нигез юк дип белдерде. Казый гаепләнүченең читкә чыкмау режимнын бозмавын, өлкән яшьтә булуын, кая да булса качып китәргә җыенмавын да исәпкә алынуын бәян итте.

Исегезгә төшерәбез, Бәйрәмовага карата шундый ук мәхкәмә февраль аенда үткән иде. Анда да тикшерү комитетының Бәйрәмованы өй сагына алу таләбе канәгатьләндерелмәде. Шулай да язучыга карата җинаять эше туктатылмады. Ул Русия җинаятьләр кодексының 282 маддәсе 1 бүлеге нигезендә (милләтара низаг тудыруда) гаепләнә.

Бәйрәмовага карата соңгы җинаять эше бу елның 1 апрелендә ачылды. Анысы интернетта дөнья күргән "Ерткычлар һәм корбаннар" язмасы, мөселманнарны, Украина һәм Кырымны яклап ясаган Мәҗлес мөрәҗәгате белән бәйле. Универсиаданы бойкот итәргә чакыруга бәйле ачылган эше дә әлегә ябылмаган.

Бәйрәмова өстеннән мәхкәмә утырышлары гаепләнүче өчен дә, аңа теләктәшлек күрсәтеп килүчеләр өчен дә гаҗәеп дәрәҗәдә арыткыч рәвештә бара. Әйтик, 4 апрельгә билгеләнгән утырышка гаепләүче як вәкиле килмәде . 7 апрельдә иртәнге унга билгеләнгән мәхкәмә сәгать ярымнан соң кичке сәгать дүрткә кичектерелде. Анысы да ярты сәгатькә соңарып башланды.

7 апрель иртәсендә Фәүзия ханымны яклап Чаллы, Түбән Кама ТИҮләре җитәкчеләре, әгъзалары, мөселманнар, шулай ук Алабугадан, җәмгысы сиксәнгә якын кеше теләктәшлек күрсәтеп җыелган иде. Алар җилле, салкын көндә ике сәгатькә якын урамда басып торсалар да, мәхкәмә башланмады. Кизү торучыларның ярты-йорты аңлатулары буенча янәсе кабаттан да гаепләүче ягы утырышка килмәгән. Эшне карау тагын кичке дүрткә кичектерелде.

Фәүзия Бәйрәмовага теләктәшлек күрсәтеп килүчеләр

Фәүзия Бәйрәмовага теләктәшлек күрсәтеп килүчеләр

Җил астында калган, ышыкланыр урын тапмаган кешеләрнең бер өлеше үз шәһәрләренә кайтып китәргә мәҗбүр булды. Мәхкәмә белән мондый “уйнауны” бирегә килүчеләрнең кайберләре “Татарстан түрәләре Кырым юнәлешендә үз эшләрен башладылар. Мәскәү кушуы буенча, әлбәттә. Ә биредә Кырымны яклап чыккан Бәйрәмованы төрмәгә утыртырга чамалыйлар. Мантыйкка сыймый. Фәүзия ханым белән ни эшләргә дә белмиләр. Чаллы органнары даими рәвештә Казаннан, Мәскәүдән күрсәтмә алып тора торгандыр, Украинадагы, Кырымдагы вазгыять үзгәрүенә карап. Шуңа, аңа хөкем чыгару буенча икеләнүләр бардыр”, дип аңлаттылар.

Кичке алтыларда Фәүзия ханым мәхкәмә бинасыннан чыкты. Ул аңа аңа гаепләү белдерелүе, нинди җәза таләп итүләре хакында Азатлыкка җиткерде. Шунда ук әлеге вазгыять турында көне буе мәхкәмә бинасы төбендә торган Каюм хәзрәт белән Гөлсирә ханым да фикерләрен әйттеләр.

Сишәмбедә ​Чаллы мәхкәмәсе Русия тикшерү комитетының Фәүзия Бәйрәмованы өй сагына алу турындагы таләбен кабат кире какты.

Шунысын да искәртик, шушы мәхкәмәнең кичке яктагы өлеше башланыр алдыннан әлеге бинаның алгы өлешенә эленгән Татарстан әләме җилгә чыдый алмыйча пычракка килеп төште. Аны сак хезмәтләре күтәреп, бина эченә алып кереп китте. Хәзер биредә Русия әләме генә хакимлек итә.
Мәхкәмә бинасында хәзер Русия әләме генә

Мәхкәмә бинасында хәзер Русия әләме генә

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG