Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 10:53

Һава ширкәтләре Акмәчеткә очышлар бәясе белән риза түгел


Росавиация ширкәтенең интернеттагы сәхифәсендә Русиянең 16 шәһәре, шул санда Казаннан Кырымның Акмәчет каласына очышларның бәясе һава ширкәтләре өчен 4400 сум булачак, дигән хәбәр чыккач бу очышларны башкарачак “Ак Барс Аэро” һәм “Грозный авиа” ширкәтләре ризасызлык белдерде. Ширкәтләр билет бәяләрен 7-8 мең дип куйган булган.

“Ак Барс Аэро” вәкиле очышлардан баш тартмыйбыз, әмма бәяләрнең кабат тикшерелеп арттырылуына өмет итәбез, дип белдерде. “Грозный авиа” җитәкчелеге Акмәчеткә очышлар турында соңгы карар якын көннәрдә кабул ителәчәк, әмма бу бәя белән очу ширкәт өчен файдасыз, дип өстәде.

Һава ширкәтләренә Кырымның махсус икътисади зона дип игълан ителеп анда очучылар өчен салым ташламалары һәм өстенлекләр биреләчәге вәгъдә ителгән булган.

XS
SM
MD
LG