Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 17:52

Конституция мәхкәмәсе: “чит ил агенты” кануны конституциягә туры килә


Сишәмбе Русия конституция мәхкәмәсе сәяси эшчәнлек белән шөгыльләнгән һәм чит илдән финансланган хөкүмәттән тыш оешмаларны "чит ил агенты" буларак теркәү таләбен кануни дип тапты. Шул ук вакытта мәхкәмә бу таләп үтәлмәгән очракта минималь штраф күләмен киметергә кирәк дип белдерә.

Русиядәге берничә иҗтимагый оешма һәм Русиянең элекке кеше хокуклары вәкиле Владимир Лукин бу хөкүмәттән тыш оешмалар канунын шикаять иткән иде.

Хокук яклаучылар һәм иҗтимагый оешмалар 2012 елда көчкә кергән канундагы “чит ил агенты” һәм “сәяси эшчәнлек” төшенчәләре анык түгел бу канун нигезендә теләсә нинди иҗтимагый эшчәнлекне сәясигә әйләндереп була дип белдерде.

Конституция мәхкәмәсе аңлатуынча, хөкүмәттән тыш оешмалар эшчәнлеге сәяси дип табылсын өчен аның эшчәнлеге дәүләт сәясәтенә йогынты ясауга һәм җәмәгать фикерен формалаштыруга юнәлгән булырга тиеш.

Оешманың мондый максатлары булмаганда, ул хакимиятләрне тәнкыйтьләсә, йә булмаса җәмгыятьтә оппозицион кәеф тудырса да “чит ил агенты” булып санала алмый, дип белдерә мәхкәмә.

Конституция мәхкәмәсе бүгенге таләпләрнең хөкүмәттән тыш оешмалар эшчәнлегенә тыкшынуны күзалламаганын һәм чит илдән финанслануга киртә салмаганын күрсәтә.

XS
SM
MD
LG