Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 20:37

Бер атна эчендә Татарстанда эш урыннарында 6 кеше һәлак булган


Татарстанның хезмәт, мәшгүльлек һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, узган бер атна эчендә республиканың төрле берләшмәләрендә эш урыннарында алты кеше һәлак булган, 7 кеше каты яраланган.

Аларның икесе Казанда һәм Питрәчтә йорт төзелешендә башларына корылма төшеп үлкән. Тагын бер төзүче Казанда 7нче каттан егылып төшеп үлгән.

Калган өч кешенең үлеме Кукмара, Чаллы һәм Түбән Камада эш урыннарында теркәлгән.

XS
SM
MD
LG