Accessibility links

Кайнар хәбәр

Австралия татарларына "Хайтарма" үз язмышларын хәтерләткән


Милләт йорты Корбан бәйрәменә ачылган иде. Яңа бинада Корбан гаетеннән соң төшкән фото
Милләт йорты Корбан бәйрәменә ачылган иде. Яңа бинада Корбан гаетеннән соң төшкән фото

Кырымда кырымтатарларның сөргенлеге корбаннарын искә алу уңаеннан 17 май көнне АТР телеканалы “Хайтарма”ны күрсәтәчәк. Күптән түгел Аделаида татарлары киноклуб проекты кысаларында “Хайтарма” фильмын карап үзләрен борчыган сорауга җавап тапкан.

Австралиянең Аделаида татарлары мәхәлләсе февраль аенда узган җыенда ике яңа проект башларга булган. Аның берсе – киноклуб утырышлары, икенчесе – әдәбият кичәләре.

Чараны башлап җибәргән мәхәллә имамы Булат Ишмөхәммәтов сүзләренчә, алар киноклубны классика белән ачканнар. “Беренче булып “Зәңгәр шәл”не күрсәттек”, ди ул.

Күптән түгел Кырымдагы вакыйгалар сәбәпле “Хайтарма”ны караганнар.

“Украинадагы вакыйгаларны мондагы татарлар бик кызыксынып карап баралар. Кайберәүләр кырымтаталарның ни өчен Русиягә кушылырга теләү-теләмәүләре турында сорый. Нәкъ шул сораулар фильмны күрсәтүгә сәбәп булды. Аннары алар Шәркый Төркестанда Кытай репрессияләрен онытып бетермәгән. Бу фильм тагын бер кат хәтерләрен яңартты.

Алар Советлар берлеге ватандашлары булганда Шәркый Төркестанны Кытай басып алгач төрмәләргә утыртканнар. Мисал өчен, бу фильмны карарга килгән Ташмөхәммәт Умаров 18 ел шул Кытай төрмәсендә утырган. Бу фильмны карау бик авыр булачак дип килүдән баш тартучылар да булды. Шуларның берсе Халидә Рәхмәтуллина. Аның ире дә озак еллар Кытай төрмәсендә утырган һәм хәзер инде вафат. Бу фильмны карарга аларның кызлары килгән иде.

“Хайтарма”ны зур игътибар белән карадылар, күз яшьләрен яшерә алмаучылар да булды. Әлбәттә бик күп тәрҗемә итәргә туры килде”, ди ул.

Фильмнарны карау өчен яңа милләт йортының зур залында экран, проекторлар куелган. Аның яртысын караганнан соң фикер алышу, чәй эчү каралган.

“Хайтарма бик каты тәэсир калдырды. Озак кына китәселәре дә килмәде”, ди Ишмөхәммәтов. Ул “Хайтарма” кебек “авыр” фильмнарны комедияләр белән чиратлаштырып күрсәтергә уйлый.

“Алар бу чараны зурлап көтәләр. Алдан ук әзерләнеп атна азагында җомга көн кич белән киләләр. Шуңа җиңелрәк спектакльләрне күрсәтү урынлырак дип саныйм”, ди Булат.

Әдәби кичәгә килгәндә, анда алдан бирелгән әсәрне һәркем өйдә укып, аннары җыелышып шул әсәр хакында сөйләшү каралган.

“Яшьләр язучылардан нигездә Тукай, Җәлилне генә белә. Өлкәннәр инде күбесен белә. Менә Әмирхан Еникиның "Матурлык" әсәреннән башларга булдык. Аның теле дә җиңел. Аннары "Әйтелмәгән васыять"не укырбыз, чөнки ул һәрвакыт актуаль”, ди ул.
XS
SM
MD
LG