Accessibility links

Кайнар хәбәр

Матбугат: Европа берлеге Русиянең 107 ватандашына чикләүләр белән яный


Европа берлеге төзегән финанс чикләүләренә дучар булачак исемлеккә Русиянең 107 ватандашы: илнең бөтен сәяси җитәкчелеге диярлек һәм берничә билгеле журналист кергән.

Бу документның копиясенә ия булган “Коммерсант” газеты, кирәк булса Европа исемлекне арттырырга мөмкин, дип яза.

Исемлек биш төркемгә бүленгән. Беренче ике төркемдә Русия президенты Владимир Путин, премьер Дмитрий Медведев һәм тышкы эшләр министры Сергей Лавровтан кала Русия иминлек шурасының барлык әгъзалары, канун чыгару оешмасы һәм башкарма хакимият вәкилләре кергән. Өченче төркемгә ФСБ һәм саклану министрлыгының түрәләре язылган. Дүртенче бүлек бизнесменнар дип билгеләнгән, әмма әлегә анда бер кеше дә теркәлмәгән.

Чикләүләргә дучар булырга мөмкин журналистлар исемлегенә Михаил Леонтьев, Ирада Зейналова һәм Михаил Гусман өстәлгән.

Кушма Штатлар һәм Европа берлеге әгәр Русия Украинаның бөтенлегенә яный башласа яңа чикләүләр кертергә әзер дип белдерде. Бу хакта сишәмбе АКШ Дәүләт секретаре Джон Керри әйтте.
XS
SM
MD
LG