Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядәге халыкның 75 процентының чит ил паспорты юк


Русия биометрик паспорты
Русия биометрик паспорты
“Левада-Үзәк” сораштыруларына күрә, Русиядә яшәүчеләрнең күпчелеге беркайчан да чит илләрдә булмаган. Халыкның дүрттән беренең генә чит ил паспорты бар, аның эченнән бу документка Мәскәүдә яшәүчеләрнең 59 проценты ия.

Социологлар тикшерүенә күрә, 76 процент халык беркайчан да элекке Советлар берлеге чиген чыкмаган, ә 60 процент читкә бөтенләй ялга бармауларын әйтә.

Тугыз процент чит илгә ялга ике-өч һәм аннан да күбрәк баруларын белдергән. “Левада-Үзәк” мәгълүматларына күрә, 2012 елда бу сан биш процентны тәшкил иткән. Бу төркемгә 25-40 яшьтәге югары белемле бизнес белән шөгыльләнүчеләр, белгечләр, җитәкчеләр һәм идарәдәгеләр керә.
XS
SM
MD
LG