Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 08:48

"Татарстан Кырымда эшен башлады"


Татарстан премьеры Илдар Халиковны Бакчасарайда сәламлиләр

Татарстан премьеры Илдар Халиковны Бакчасарайда сәламлиләр

8 апрельдә Татарстан премьеры Илдар Халиков җитәкчелегендә ун кешелек төркем Кырымга килеп Бакчасарай районын, Хан сараен зиярәт итте, район җитәкчелеге белән очрашып, булган мәсьәләләр хакында сөйләште.

Бакчасарайдагы “Илһам” кырымтатар бию ансамбле Татарстан делегациясе өчен кырымтатар биюләрен биеде, кунаклар өчен Хан сараенда экскурсия үткәрелде. Монда районның икътисад өлкәсендә эшчәнлеге тәкъдим ителде, мәдәни өлкәдә хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында сүз барды.

Бу очрашуның кайбер нәтиҗәләре хакында Азатлык Татарстанның Кырымдагы даими вәкиле Илмир Тимергалиев белән сөйләште.

– Илмир әфәнде, очрашу вакытында нинди мәсьәләләр каралды, нинди карарлар алынды?

– Иң беренчесе шул, ниһаять мең еллардан соң Кырымга, Бакчасарайга Кырым ханлыгы каласына Казаннан шундый зур делегация килде. Бу тарихи бер факт. Татарстан белән Кырым арасында эш башланды дияргә мөмкин. Бакчасарай район администрациясе рәисе Илми Умеров делегация вәкилләре белән сөйләшеп райондагы икътисад мәсьәләләре хакында мәгълүмат бирде.

– Илми Умеров Азатлыкка әңгәмәсендә су мәсьәләсе кискен тора дигән иде. Бу мәсьәлә күтәрелдеме?

– Әйе, моннан элек, узган җомга көне Татарстаннан килгән ике белгеч “Крымгеология” ширкәте белән Бакчасарай районының өч авылында җирасты суларын, тауларда сулар кайда булганын өйрәнә башладылар. Шул өч авылда – Мирное, Бодрак (Скалистое) авылларында су мәсьәләсе хәл ителәчәк. Бу эшләрне финансияләү “Татнефть”кә йөкләнәчәк дир көтелә.

– Татарстан делегациясе Бакчасарайдан нинди хисләр белән кайтты?

– Мин Татарстан премьерының чын күңелдән шатланып кешеләр белән очрашканын күрдем. “Кешеләр монда ачык, без монда эшләнәсе эшләрне эшләрбез” диде ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG