Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 11:12

Берлиндагы Европа берлеге вәкиллегендә Украинадагы хәлләр турындагы сөйләшүгә Кырымтатар милли мәҗлесенең тышкы мөнәсәбәтләр бүлеге җитәкчесе Али Хәмзин чакырылган. Ул кырымтатарларны борчыган проблемнарны җиткерәчәк.

Али Хәмзинны Германиянең Һайнц Шварцкопф фонды чакырган. Чәршәмбе Берлинда Европа берлеге вәкиллегендә Украинадагы хәлләргә багышланган очрашуда ул да сүз тота.

"Без кырымтатарлар яңа ситуация кысаларында үсешебез өчен борчылабыз, чөнки инде Русия хокукый мохитендә яшибез”, ди ул.

Хәмзин бүген Берлинда Украина илчелегендә матбугат очрашуында журналистларга Кырымдагы хәлләрне сөйләгән.

“Мин ачыктан-ачык Будапешт меморандумы гаранты белән канәгатьсез булуыбызны әйттем. Украинадан 1780 атом чукмары алынды. Бу дөньяда өченче потенциал иде. Шул ук вакытта алар хәтта Украинага төбәкләр бөтенлеген торгызу турында бернинди програм да карамаганнар.

Безне бу көннәрдә Кырымда майор Станислав Карачевскийның үтерелүе бик борчуга салды, чөнки аны юкка үтерделәр. Кемгәдер аның йөреше, йөзе, тавышы ошамаган. Димәк, Кырымның теләсә кайсы кешесе шундый майор хәлендә кала ала, чөнки Кырымда урамнарда милиция янында "яшел кешеләр" тора. Бу барлык кешеләрнең хокукын бозу булып тора”, ди ул.

Хәмзин сүзләренчә, халыкара җәмәгатьчелек хәзерге хәлләргә җаваплырак килергә тиеш, чөнки бүген икенче дөнья сугышыннан соң дөньяда барлыкка килгән тәртип югалып бара.

“Европа берлегенә кырысрак хәрәкәт итәргә кирәк. Бер төбәкне үзеңнеке итеп тартып алу - бу бик куркыныч хәл. Шуңа моны хәл итү өчен системалы рәвештә дипломатик эш алып барырга кирәк. Мин Берлинда төрле очрашуларда бу хакта сөйлим”, ди ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG