Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 05:20

Төмән шәһәренең “Төзүче” милләтләр мәдәнияте йортында үткән дүртенче өлкә татар фольклор фестивалендә төрле районнардан 16 коллектив, 9 башкаручы катнашты.

Өлкә күләмендә мондый фестиваль үткәрүне төмәннәр беренчеләрдән булып башладылар. Бу матур чараны өлкә татар Конгрессы нигез салды, проектны тормышка ашыручы – мәдәният департаменты җитәкчесе Вәлимә Ташкалова. Вәлимә Ташкалова ел саен авылларга чыгып, коллективлар белән аралаша, киңәшләрен бирә. Февраль аеннан районнарда бәйгеләр башлана. Аларның иң шәпләре өлкә үзәгенә җыела.

Шыкчының данлыклы "Шытыр-шатыр"ы

Шыкчының данлыклы "Шытыр-шатыр"ы

Мәдәниятебезне саклау өчен тырышучыларның уңышлары да күзгә күренә, өй саен кереп җыеп йөргән халык авыз иҗаты, борынгы җыр-такмаклар, бию хәрәкәтләре, гореф-гадәтләр аларга югары урыннар яуларга мөмкинлек бирә. Нәкъ шул фестивальдән иҗади дәрт алган “Шытыр-шатыр” фольклор-этнографик коллективы (җитәкчеләре Гаяз Габдуллин) хәзер өлкәнең данын чит илләргә дә алып чыга. Аларны җәйгә Италиягә халыкара проектта катнашырга чакырганнар.

“Өлкә фольклор фестивале сүнеп барган мәдәниятебезгә җан өрде. Монда русиякүләм чараның Төмәндә үтүе дә зур йогынты ясады. Ул темпны дәвам итүче Вәлимә Ташкаловага да рәхмәтебез чиксез. Быелгы чара кызыклы булды. Коллективлар күп иде, әлбәттә. Тик чыгышлар йомшаграк әле. Белгечләр җитми. Күп сәләтле милләттәшләребез мәдәният һәм сәнгать академиясен тәмамлыйлар да, менеджер булып китәләр. Мәдәнияттә акча юк, һәркем акчалы эшне сайлый.

Төмән районында бераз бар әле алар, ә менә Түбән Тәүде, Яркәү, кайчандыр гөрләп торган Вагай районнарында хәл бөтенләй мөшкел. Мәдәниятне энтузиастлар гына алып бара.

Тарманнар Цөйдә

Тарманнар Цөйдә

Без үзем җитәкләгән “Саз” фольклор-этнографик ансамбле белән “Цөйдә” күренешен тәкъдим иттек. Ягъни урманга мүк җиләге җыярга баруны тасвирладык. Ансамбль әгъзалары элекке гадәтләребезне яңарту өчен өйдән-өйгә кереп мәгълүмат җыялар, аларны бергә туплап, анализлап, бергәләшеп сценарий төзибез. Безнең тагын унлаган композиция ясарлык материалыбыз бар. Эзләнсәң, азрак сакланып калган әле рухи кыйммәтләребез. Күпләрнең эзләнәсе килми: йә китапханәдә әзерне актаралар, йә урыслардан тәрҗемә итәләр. Чыгышларда материалның кайдан алынганын шунда ук аңлап була”, - дип сөйләде танылган мәдәният белгече, сәләтле җитәкче Җәгъфәр Касыймов.

Вәлимә Ташкалова Фәнзилә Җәүһәрованы тәбрикли

Вәлимә Ташкалова Фәнзилә Җәүһәрованы тәбрикли

- Быелгы чара якташыбыз, күренекле фольклорчы Х. Ярминең 110 еллык юбилеена багышланган иде, - диде Вәлимә Ташкалова. - Әлбәттә, яңа исемнәр, коллективлар барлыкка килә, осталыклары да елдан-ел арта. Быел җырчылар күбрәк булса, бию коллективлары кимегән. Мәдәният белгечләре белән эшләргә кирәк булачак бу юнәлештә.

Фестивальгә Татарстан мәдәният министрлыгының традицияләребезне үстерү үзәге директоры Фәнзилә Җәүһәрова, Башкортостан республикасының “Өмет” яшьләр газетасы мөхәррире Рәдис Ногманов та килгәннәр иде.

Талымханның "Шаян" ансамбле

Талымханның "Шаян" ансамбле

Тамашачы Сатира Тимербаева да үз фикерләрен белдерде: “Бәйрәм програмын ачып җибәргән Төмән районы, Талымхан авылыннан килгән “Шаян” (җитәкчесе И.Рамазанова) балалар ансамбле, шул ук районның Акъяр мәдәният үзәгенең “Акъярлы” биючеләренең чыгышлары быел үткән елгыдан йомшаграк тоелды миңа. Фестиваль бик ошый, ел саен киләм. Елан чакмаска ырымлаулар, бала атату күренешләре хәтердә калды. Ә “Киндерле кичләре” фольклор-этнографик коллективы (җитәкчеләре Ф. Краморова) күрсәткән композиция бик ошады миңа. Сәхнәне әзерләгән арада алар Татарстаннан Себергә килү тарихларын сөйләп киттеләр. Аннары итек басу күренешен карадык. Барысы да тиешле тәртиптә, төгәл алып барылды”.

Фестивальдә себерчә төйдереп биючеләр дә, моңлы халык җырларын, мөнәҗәтләр башкаручылар да, йолалар күрсәтүчеләр, милли уен коралларында уйнап-җырлап бирүчеләр дә булды.

Сиринә Зәйнетдинова гармунчылар белән

Сиринә Зәйнетдинова гармунчылар белән

“Жюри әгъзалары җиңүчеләрне билгеләгән арада, дулкынлану мизгелләрен кыскартып, сәхнәгә Казан кунагы – яшь җырчы Сиринә Зәйнетдинова чыгып, матур җырлар бүләк итте. Шунда җирле гармунчылар: Җәгъфәр Касыймов, Гаяз Габдуллин, Әбүзәр Миннебаев, Ислам Сафин Татарстанның халык артисты, музыкант Рөстәм Вәлиевның истәлегенә багышлап татар халык көйләрен башкардылар.

Тәбрикләү өлешендә мәдәният эшенә бар күңелләрен биреп эшләүчеләргә мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары, ә нәни артистлар – Руфина һәм Рөстәм Чәлиловларга махсус бүләкләр тапшырылды. Аннары җиңүчеләр исемлеге игълан ителде. Уен кораллары һәм җыр төркемнәре ярышларында “Шытыр-шатыр” ансамбле беренчелекне алды. Бию осталары дип “Илһам” ансамбле (Тубыл) билгеләнде. Ялгыз җырчылар арасында Илшат Габдуллинга (Шыкча авылы) тиңнәр табылмады. Иң оста бәет-мөнәҗәт башкаручы дип Клара Кучковская (Төмән) аталды.

Аслана биючеләре

Аслана биючеләре

Гореф-гадәтләрне яхшы белү, аны халыкка җиткерү, үстерү номинациясендә мүк җиләге җыярга бару күренешен сәхнәләштергән “Саз” ансамбле беренчеләр рәтендә булды. Ә декоратив-кулланма сәнгать эшләре буенча Талымхан авылыннан Бүләк Юскаева җиңде. Һәр катнашучыга Рәхмәт хатлары, дипломнар, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Чарага йомгак ясап ВәлимәТашкалова бу көннәрдә юбилеен билгеләп үткән Фәнзилә Җәүһәровага һәм җырчы Сиринә Зәйнетдиновага өлкә татар Конгрессы исеменнән бүләкләр тапшырды, киләчәктә дә тыгыз мөнәсәбәттә аралашып, ярдәмләшеп эшләргә язсын дигән теләген белдереп, һәркемгә рәхмәт әйтте”, дип сөйләде фестиваль нәтиҗәләре турында Рәүфә Рыханова.

Әлбәттә, бәйге себертатар халкының борынгыдан сакланып килгән, бүгенге көндә яшьләр арасында сирәк кулланыла яки бөтенләй онытылган йола, гадәтләрен торгызуга, аларны яңартуга юнәлдерелә. Чыгышларда кайчандыр таныш булып та, хәзер онытылган ырымнар, әйтемнәр, тиз әйткечләр һәм башкасын ишетәсең.

XS
SM
MD
LG