Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Кырым – безнеке!" шаукымы мәктәпләргә барып җитте


Кырымга Русия гаскәрен кертүне тәнкыйтьләгән өчен шелтә алган тарих укытучысы Михаил Копица
Кырымга Русия гаскәрен кертүне тәнкыйтьләгән өчен шелтә алган тарих укытучысы Михаил Копица

Кырымны кушуның кирәклеге Русиядә мәктәп балаларына да аңлатыла. Дәрес планында кырымтатарларның депортациясе юк.

Русиядә соңгы мода - ватанпәрвәрлек. Русия буйлап мәктәпләрнең югары сыйныфларында “Без бергә” исемле яңа дәресләр башланган. Аның максаты балаларга “Кырымның Русия белән берләшүен” аңлату. Татарстанда әлегә аерым дәресләр юк, укытучылар балаларга үз карашларын гына җиткерә.

Мәскәүнең Кырымны үзенә кушуы тарих дәресләкләренә кергәнче үк мәгариф түрәләре яшь буынның "дөрес сәяси сабак алуын тели". Кайбер мәктәпләрдә бу дәресләрне “Бердәм Русия” фиркасе вәкилләре алып бара.

“Элек укытучы булып эшләгән кеше буларак, мин Украина, Кырым һәм Русиядә булып яткан хәлләрне укучыларга да аңлатырга кирәклеген яхшы аңлыйм. Аларга президентыбызның сәясәтен аңлатырга кирәк”, диде Русия журналистларына Думадагы “Бердәм Русия” депутаты Николай Булаев.

“Президентым белән горурланам”

Сембернең 28нче мәктәбендә дәрес бара. Тарих укытучысы Любовь Москалева балаларга соңгы хәлләрне аңлата.

“Әлбәттә, дөньяда кайбер илләр Русияне үзенең тышкы сәясәтен үз мәнфәгатьләрендә алып баручы көчле дәүләт итеп күрергә теләми”, ди укытучы.

“Русия өчен мин бик бәхетле, президентыбыз белән горурланам”, ди, хисләрен яшерә алмаган укытучы ханым.

Аның бу сүзләре укучыларга барып җитәме-юкмы, билгесез. Аларның күбесе үз уйларына чумган, сайлап алынган кайберләре Кырым икътисады, тарихы һәм географиясе турында ятлап килгән мәгълүматларны тиз-тиз сөйли, дигән күзәтүе белән уртаклашты бу дәрестә булган Азатлык хәбәрчесе. Бу дәрескә шәһәр идарәсе вәкиле дә килгән булган.

Шул ук Сембернең икенче бер мәктәбендә, 1нче гимназиядә бу дәрес җанлырак үткән.

Укучыларның берсе, Егор Цветков, “Кырымны алу (гафу, Русия белән берләшүе) ул Русиянең көнчыгыш Украинаны алуга таба беренче адымы”, дигән.

“Анда да референдум уздырып күпме халыкның Русия белән берләшергә теләгәнен белергә кирәк. Күпчелек моны яклаячак”, дигән Цветков.

Укучы хәрби көч куллануны хуплавын, Русия белән Украинаны берләштерү өчен үзе дә сугышка барырга әзер булуын әйткән.

Арсений исемле икенче бер укучы аңа каршы бәхәскә кереп Кырымның аннексияләвенә “кискен каршы” булуын белдергән.

“Мин үз илемне яклыйм, әмма көнбатыш белән каршылыкка керүне ахмак әйбер дип саныйм. Кризиска тыныч чишелеш табылыр дип өмет итәм”, дигән Арсений.

Кырымтатар депортациясе “югалган”

“Без бергә” дәресләренә башка төрле карашта торган укытучылар да бар.

“Башка сыймаслык бу. Балаларның баш миен юдыру бу”, диде Азатлыкка Мәскәүнең 567нче мәктәбенең тарих укытучысы Тамара Эйдельман.

Тарих укытучысы Тамара Эйдельман
Тарих укытучысы Тамара Эйдельман
​Аның сүзләренә караганда, әлеге дәрес планында Икенче дөнья сугышы вакытында кырымтатар халкының сөргенгә куылуы турындагы мөһим тарихи факт юк.

Үзе ул ватанпәрвәрлек дәресләрен укытуга бик теләп алынырга риза, ләкин үз програмын төзеп.

“Мин балаларга башка төрле аңлатыр идем. Шуңа миңа кушмадылар да инде”, диде ул.

“Башка төрлелек” Русиядә куркыныч була бара. Русиянең Кырымга гаскәр кертүен тәнкыйтьләгән Архангельски мәктәбенең тарих укытучысы Михаил Копицага “аңлатма” яздырганнар. Бу укытучы барыбер үз максатын “балаларга Русия мәгълүмат чараларының пропагандасына каршы торырга өйрәтү” дип билгеләгән.

Ул арада Казан мәктәпләрендә “Без бергә” дәресләре башлануы турында хәбәрләр юк. Татарстан мәгариф министрлыгы Мәскәүдән андый боерык килмәде, дип белдерде. Ләкин балалар укытучыларыннан Кырым турында күп ишеткән.

“Гадәттә алар телевидениедә күргәннәрен сөйли безгә, әллә ни кызык түгел”, диючеләр булды.


Мәскәү өлкәсе Химки шәһәренең 20нче мәктәбендә "Тынычлык дәресе"
XS
SM
MD
LG