Accessibility links

Кайнар хәбәр

ЕШПА Русияне тавыш бирү хокукыннан мәхрүм итте


Европа шурасының парламент ассамблеясы (ЕШПА) Русияне ел ахырына кадәр тавыш бирү хокукыннан мәхрүм итте һәм шулай ук ассамблея эшчәнлегеннән читләштерде.

Ассамблеяда Русия делегациясе башлыгы Алексей Пушков үзләренең сессиядән чыгып китәчәкләрен һәм киләчәктә ассамблея эшендә катнашу-катнашмауны да үзләре хәл итәчәген белдерде.

Ассамблеяның Украинадагы хәлләр турында чәршәмбе кабул иткән резолюциясендә Русия агрессиясе һәм Кырымны аннексияләү кискен тәнкыйть ителә, халыкара хокук нормаларын бозуы турында әйтелә.

Резолюцияне 154 кеше хуплады, 26 кеше аңа каршы булды, 14 кеше битараф калды.
XS
SM
MD
LG