Accessibility links

Кайнар хәбәр

Евразия берлеге өчен уртак валюта - “алтын” булдырырга җыеналар


Таможня берлегенә кергән илләрнең (Русия, Казакъстан, Беларус) уртак валютасы алтын булачак. Аны 2025 елдан кертергә җыенсалар да, Көнбатышның Русиягә чикләүләре алтынны кертүне тизләтергә, моны өч-дүрт ел эчендә гамәлгә ашыруга этәрә ала, дип хәбәр ителә.

Май аенда Русия, Казакъстан һәм Беларус президентлары 2015 елдан икътисади берлек булдыру килешүен имзаларга җыена. Бу килешү үзенә күрә Европа Берлегенә җавап итеп әзерләнә. Бу яңа финанс-икътисад киңлегенә Кыргызстан, Әрмәнстан һәм Таҗикстан да кушылырга мөмкин диелә.

Уртак валюта булдыру тәкъдиме белән Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев чыккан иде, 2012 елда аны Русия президенты Владимир Путин хуплады.
XS
SM
MD
LG