Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ханнар мәмләкәтеннән


Йосыф Акчура белән Исмәгыйль Гаспринский. Артта мәкаләдә искә алынган Гурзуф мәчете күренә.
Йосыф Акчура белән Исмәгыйль Гаспринский. Артта мәкаләдә искә алынган Гурзуф мәчете күренә.

Азатлык бер гасыр элек татар басмаларында дөнья күргән язмалар белән таныштыруны дәвам итә. Чираттагы язма 1907 елның сентябрендә Кырымда язылган.

Якты вә җылы икълимнәр һәр яктан да бәхетлеләр. Мәдәният иң иске заманнардан бирле якты вә җылы җирләрне, көньякны ярата. Бу җирләрнең бәхетлелегенә бер сәбәп тә – диңгез.

Диңгезгә якын, диңгез илә әйләндереп алынган мәмләкәтләр һәм заман диңгездән ерак кыйтгалардан алдан тәрәккый иттеләр. Мәдәнияткә яктылык вә җылылык булган шикелле, диңгез кырыйлары да кирәк: Юнан, Рума мәдәниятләре диңгездән тудылар, диңгез илә үстеләр. Кырымлылар да, бихосус ялы буе (диңгез кырые) халкы, Русия төрекләренең иң алда булганнарыннандыр. Иң әүвәл уянып, бөтен Русия мөселманнарына: (әссаләте хайремминәннәүм – намаз йокыдан хәерлерәк) дип кычкырган зат – кырымлы, ялы буйлыдыр.

Дерекөй, Гурзуф, Алушта, кеби авыллар даладагы Кара Якуп йә Мишә Тамагы илә чагыштырылгач, гыйлем вә мәгърифәтчә, икътисад вә сәрвәтчә (байлык) төньяк вә көньяк арасындагы зур аерма тиз аңланадыр. Дерекөйнең башлангыч мәктәбе безнең Казанның күпчелек мәдрәсәләреннән зур вә әгъладыр. Истанбулның урта һәм югары мәктәпләрендә укып чыкмыш дүрт мөгаллиме бар. Ару, якты зур бинасыннан алып, парталарына, хариталарына, такталарына барганчы һәрбер уку аләтләре иң яңа, иң мөкәммәл төрдән.

Дерекөй халкы күптән инде ысул җәдид, ысул кадим низагларыннан узганнар. Ысул җәдид атала торган укыту ысулының тәрәккый иттерелү, яхшыртылуы илә маташалар. Гурзуф авылында Истанбулның иң матур мәчетләреннән берсенә охшатылып ясалган шулкадәр зур, бөек, гүзәл бер мәчетләре бар ки, Гурзуфка килеп төшкән һәр адәм, мәшһүр паркын, дачаларын күрүдән әүвәл мотлак мәчеткә барып сәйр итәргә телидер. Мәчет авылның иң биек бер җирендә, ак таштан, зур куполлы, озын нәзек манаралы итеп ясалган. Ерактан пароход илә килгәндә иң әүвәл мәчет күренә. Төбендә парк эчендәге, архитектура ягыннан бик фәкыйрь чиркәү, бу мәчет илә бөтенләй тапталганга, архирей ясаттырмаска күп тырышкан. Алай да гурзуфлылар соңыннан муаффак булганнар. Победоносцев көзне Гурзуфта уздырырга гадәтләнгән иде. Ике ел әүвәл килеп бу мәчетне күргәч, гаять ачуландыгы мәшһүрдер. Ләкин инде ул заман, матди яктан булмаса да, мәгънәви яктан Победоносцев һәм сәясәте бөтен Русиягә бик күп зарар мирас калдырып үлгән иде. Бер тәэсире дә булмады, бу мәктәп, бу мәчет, таштан зур, ару ясалган өйләр, яхшы киенгән авыл халкы, аларның куанычлы йөзлдәре. Һәммәсе күрсәтә ки, бу як халкы бай, мәгърифәтле вә рәхәттер.

Кара диңгез, 20 сентябрь 1907 ел
"Вакыт" 1907 №226
XS
SM
MD
LG