Accessibility links

Уфада үткән туган якны өйрәнүчеләр бәйгесенең беренче өлеше тәмам


Конференция президиумы
Конференция президиумы

Уфада туган якны өйрәнүчеләр бәйгесе йомгакларына багышланган зур фәнни конференция булып үтте. Анда Казаннан да күп кунаклар килде. Конференциядә Бөтендөнья Татар конгрессы вәкилләре, Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты хезмәткәрләре тирән эчтәлекле докладлар белән чыгыш ясады.

Соңгы елларда Башкортстан татарлары арасында узган тарихыбыз белән кызыксыну бермә-бер артты. Махсус белемле тарихчылар гына түгел, ә туган якны өйрәнүче һәвәскәрләр дә бу өлкәдә дәрманлы эшли. Авыллар тарихы турында китаплар, шәҗәрәләр җыентыклары әледән-әле нәшер ителеп тора. Шуны истә тотып Уфадагы “Берлек” татар иҗтимагый мәдәни-агарту оешмасы бу ел башында “Халык хәтерен саклап” исемле бәйге игълан итте. Башкортстандагы татар халкының тарихын һәм мәдәниятен киңрәк җәмәгатьчелеккә җиткерү максатын куя ул. Әле бу бәйгенең беренче өлеше тәмамланды. Шул уңайдан Уфада фәнни конференция дә оештырылды.
Конференциядә катнашучылар
Конференциядә катнашучылар
​Күренекле эшмәкәр Камил Әбләзов башлангычында Уфада булдырылган “Берлек” оешмасы кыска гына арада байтак чаралар оештырды. “Халык хәтерен саклап” конкурсы шуларның берсе. Туган якны өйрәнүчеләрнең шушы беренче бәйгесендә 40тан артык автор катнаша. “Берлек” татар иҗтимагый мәдәни-агарту оешмасы рәисе Рөстәм Гыйлметдинов сүзләренчә, бу бәйгене оештыра башлаганда, анда катнашучылар бик аз булмасмы, дип курку да булган. “Әмма беренче атналарда ук дистәләрчә китап килә башлагач, барлык шик-шөбһәләребез юкка чыкты. Бәйге барышында йөзгә якын китап кабул иттек һәм тикшереп чыктык”, - ди Р. Гыйлметдинов.

Галим Дамир Исхаков сөйли
Галим Дамир Исхаков сөйли
​Авторлар хезмәтләрен бәяләү өчен абруйлы жюри тупланган. Арада профессорлар да, үзләре үк туган якны өйрәнү буенча байтак китаплар язган шәхесләр дә бар. Икътисад фәннәре докторы, берничә китап авторы Касыйм Йосыпов шуларның берсе. “Халык хәтерен саклап” бәйгесен оештыруга “Берлек” оешмасына Бөтендөнья Татар конгрессы һәм Татарстан Фәннәр академиясенең тарих институты да зур ярдәм күрсәтә. Казаннан да зур вәкиллек килүе фәнни җыенның дәрәҗәсен тагын да күтәрде. Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов әйтүенчә, татар төбәкләре бар Русия буенча киң таралган. Меңнәрчә татар авыллары тарихын һөнәри тарихчылар гына өйрәнеп һәм язып бетерә, өлгерә алмый. “Шуңа күрә дә һәр төбәктә үз тарихларын өйрәнеп саллы хезмәтләр язучылар Тарих институтына да, башка рәсми оешмаларга да зур ярдәм күрсәтә”, ди Хәкимов.

Ренат Вәлиуллин
Ренат Вәлиуллин
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Ренат Вәлиуллин Башкортстандагы татар авыллары тарихын өйрәнүнең аеруча мөһим булуын әйтә. “Төрле авыллар хакында бәхәсле фикерләр булмасын өчен, төпле тикшеренүләр алып бару зарур. Татар авылларының чынлап та йөзләрчә ел буе татар авыллары булуы хакында дәлилле, кире каккысыз фактларга таянып эш итәргә кирәк”, - ди Казан кунагы.

Айдар Басыйров
Айдар Басыйров
Конкурс нәтиҗәләренә багышланган җыенга Башкортстан районнарыннан һәм шәһәрләреннән бихисап авторлар килгән. Алар үз хезмәтләрен язу тарихын сөйли һәм киләчәккә уй-ниятләре белән дә уртаклаша. Конференция барышында Казан кунаклары да, Башкортстан галимнәре һәм бәйгенең жюри әгъзалары да әлеге чараның мөһимлеген ассызыклый. Киләчәктә Башкортстанда крайны өйрәнүчеләр оешмасын төзү турында да килешенде. Ул татар авыллары тарихын өйрәнүгә һәм саллы хезмәтләр язуга өстәмә этәргеч бирер иде. Ә инде чараның тантаналы өлеше – конкурста җиңүчеләрне бүләкләү мизгелләре. Беренче урынны Чакмагыш районыннан әтиле-уллы Хәйдәр һәм Айдар Басыйровлар яулый.

Гали Гатауллин
Гали Гатауллин
Бәйгедә икенче урынга Бүздәк районыннан килгән язучы һәм журналист Гали Гатауллин чыга. Ул туган авылы хакында да, туган төбәгендәге шәхесләр турында да берничә китап язган. Дистәләрчә шәҗәрә төзүе белән дә горурлана ул.

“Халык хәтерен саклап” бәйгесенең беренче өлеше тәмам. Аның икенче өлешендә татар авыллары һәм күренекле милләттәшләр хакындагы кулъязмалар кабул ителә. Бәйгегә йомгак шушы ел азагында ясалачак.
XS
SM
MD
LG