Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 15:03

Русия думасының мәгариф комитетында 8 апрельдә яңа тарих дәреслегенә багышланган чарада рус теле һәм әдәбиятын, җәмгыять белемен дә яңадан язу кирәк дигән тәкъдим белән чыканнар. Аларда да тарих дәреслегендәге кебек бары тик бер рус халкына гына өстенлек бирелергә мөмкин.

Русия думасының мәгариф комитетында “Русиянең тарихи традицияләре: тарих дәреслекләренең эчтәлеге” дип аталган түгәрәк өстәл сөйләшүе үтәчәк дип игълан ителсә дә анда катнашкан һәркемгә сүз әйтергә вакыт җитмәгән. Татарстаннан барган галим Илдус Заһидуллин сүзләренчә, 52 кеше чыгыш ясарга теләп язылган булган, әмма шуның эченнән бары тик 15ләбе генә үз фикерен җиткерә алган.

Бу чарада сүз яңа тарих дәреслеге турында гына түгел, ә рус теле һәм әдәбияты, җәмгыять белеме дәреслекләрен дә яңадан язу кирәклеге турында барган.

Думаның иминлек комитеты рәисе Ирина Яровая чыгыш ясап, киләчәктә илдә бары тик бер халык традицияләре нигезендә генә тәрбияләүгә йөз тоту кирәклеге турында белдергән.

Рус теле һәм әдәбияты турында Яровая: “Бу төп дәреслекләр, алар белем генә бирми, ә безнең халкыбызның аерылгысыз бер өлеше булган үзбилгеләнү тәрбияли, шәхесне формалаштыра”, ди. Аның бу сүзләрен “Новая газета” китерә.

Яровая фикеренчә, телне, әдәбиятны һәм мәдәниятны белү кешенең культуралы булуын күрсәтә, шуңа күрә дәүләт бу фәннәр өчен мәгарифнең берлеген тәэмин итәргә тиеш.

Заһидуллин фикеренчә, яңа дәреслекләр язылгач рус теле һәм әдәбиятына сәгатьләр дә артырга мөмкин.

Илдус Заһидуллин

Илдус Заһидуллин

"Рус теле һәм әдәбиятыннан дәреслекләрне камилләштерү, сәгатьләрне дә арттырыру өчен якын киләчәктә эш башланыр, мөгаен. Аннары Русиянең гомум тарихы институты директоры Александр Чубарьян да җәмгыять белеме дәреслеген һәм рус әдәбиятын үзгәртү турында сөйләде. Хәзер, аңлавымча, дәреслекләрдән сәгатьләр киметелгәнгә аннан күп текстлар төшеп калган. Ул чыганакларны балалар укымый дигән фикер җиткерергә тырышты", ди Заһидуллин.

Заһидуллинга Чубарьян чыгышының тарих дәреслегенә караган өлеше ошаган. "Русия - ул Европа һәм Азия, диде. Шуңа күрә яңа дәреслектә Азиягә караган өлешләрне, ягъни Көнчыгышны, төрки халыкларны, күчмәннәрнең тарихларын, аларның славяннар белән аралашуын чагылдыруны күздә тотабыз, дип тә әйтте", ди Заһидуллин.

Аның сүзләренчә, тарих дәреслеген язуны оештыручылар узган гасырның 20-30 нчы елларында булган күмәкләштерү (коллективизация), индустриализация һәм башка вакыйгаларны хәзер "Советский вариант модернизации" дип тәкъдим итәргә җыеналар.

"Бу идеология белән дә бәйле. Күмәкләштерү, индустриализациянең зыянлы яклары, минем аңлавымча, арткы планга калачак хәзер. Уңай яклары да булган әлбәттә, ул вакытта Русия индустриаль державага әйләнгән. Бу Петр I реформалары кебек инде. Петр I илне алга чыгарган, әмма крепостное правоны көчәйткән. Бөтен халыкны, хәтта дворяннарны да бик мөшкел хәлдә калдырган, ил акчасының 80-90 процентын хәрби көчне көчәйтүгә тоткан", ди Заһидуллин.

Бу киңәшмәдә элекке Советлар берлегенә кергән илләрдә язылган тарих дәреслекләренең Русия галимнәренә ошамавы ачыкланган. Бу хакта да сүз күтәрелгән. Мисал өчен, Русия тарихы институты директоры Юрий Петров: "Фәкать Беларус һәм Әрмәнстан дәреслекләрендә генә аларны кушканда Русия тарафыннан оккупация термины кулланылмаган", дип белдергән. Заһидуллин фикеренчә, Русия алып барган сәясәт белән республикалар арасында уртак идеология булмау кайбер тарихчыларның күңелләренә хуш килми.

Кайбер бәйсез республикаларныкы гына түгел, ә Русия төбәкләренең тарих дәреслекләре дә тәнкыйтьләнгән. "Бүген төбәкләр язган дәреслекләрнең гомум федераль дәреслекләргә туры килмәве дә аларны борчый, чөнки икенчерәк караш тәрбиялиләр. Петров "бу дәреслекләр төбәкләрдә этник милләтчелек тәрбияли" дип белдерде", ди Заһидуллин.

Бүгенге вазгыятьтән чыгып, Петербур университеты галиме Игорь Фроянов “Русия территориясе, аның чикләре мәсьәләсе якын киләчәктә иң мөһим темаларның берсе булачак” дип белдергән. Ә Русиянең этнология һәм антропология институты директоры Александр Тишков, мөгаен рус халкын гына күз алдында тотып, дәреслекләрдә "бер халыкның, бер дәүләтнең тарихы гына булырга тиеш" дигән.

Заһидуллин сүзләренчә, чыгыш ясаучылар ватанпәрварлык мәсьәләсен дә күтәргән. Әмма "ватанпәрварлык" дигән төшенчәне "кече ватан" нигезендә крайны өйрәнү, ягъни авыл, шәһәр һәм нәсел тарихы белән генә бәйләп калдырырга тәкъдим иткәннәр. Киләчәктә "Ватанпәрварлык” Татарстан, Башкортстан, йә Дагыстан һәм башка республикалар тарихына бәйле булмаска мөмкин, дигән фикер туа, диде Заһидуллин.

Бу чарага Русиядәге бөтен дин вәкилләре дә чакырылмаган, бары тик православ дин әһелләре, православ уку йортлары укытучылары гына катнашкан. Алар соңгы вакытта мондый чараларда үзләрен православ җәмәгатьчелек (православная общественность) дип тәкъдим итә башлады. Бу юлы да шулай булган. Алар Русия тарихында православиенең урыны күбрәк күрсәтелергә тиеш дигән тәкъдим белән чыккан.

"Сүз дә юк Урта гасырларда, Яңа заманда Русия тарихында чиркәүнең роле зур булган, әмма Русия дөньяви дәүләт булганга һәр диннең дә һәр халык өчен тоткан урыны күрсәтелергә тиеш дип уйлыйм мин", ди Заһидуллин.

ЛДПР җитәкчесе Владимир Жириновский бу чарада чыгыш ясап Кырым вакыйгаларын данлаган. "2014 елның февраль-март айлары рус халкын йокысыннан уятты ул һәм бу вакытны "русская побудка" дип атар идем", дип белдергән Жириновский.

Инде Русия җитәкчелеге ватанпәрварлыкны һуманитар фәннәр аша гына түгел, ә төгәл фән – математика аша да тәрбяләргә җыена. “Новая газета” язуынча, Русия мәгариф министрлыгындагы дәреслекләр буенча фәнни-методик шура Леонид Занков һәм башлангыч мәктәпләрдә укытылган Людмила Петерсон дәреслекләрен тыйган.

Петерсон дәреслегендә дөнья әдәбияты персонажлары булу тикшерүчеләр күңеленә хуш килмәгән. Шарль Перо, бертуган Гриммнар, Астрид Линдгрен геройлары үз ватаның һәм халкың өчен горурлык та, ватанпәрварлык хисләре дә тәрбияләми дигән фикердә алар.

Тарих дәреслегенең концепциясе әзер булса да дәреслекләрнең кайчан язылып бетеп дөнья күрәчәге игълан ителми. Думаның мәгариф комитетында үткән чарада Русия мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле яңа дәреслекләр әзер булгач "бәйге аша" сайлап алачакбыз дип белдергән.

Тарих дәреслегенең концепциясе Русиядәге милли җәмәгатьчелектә һәм шулай ук галимнәр арасында да ризасызлык тудырды. Русия республикалары һәм галимнәр үз тәкъдимнәре белән чыкса да бу тәкъдимнәрнең күп өлешенә бөтенләй игътибар булмады.

Русиядәге руслардан кала башка милләтләрне юкка чыгару, аларның телләрен һәм гореф-гадәтләрен кысрыклауны максат иткән дип бәяләнгән Путин имзалаган илнең милли сәясәт стратегиясе һәм яңа мәгариф кануны белән бергә бу яңа тарих дәреслеге язылгач бер генә русияле ясау мәктәптән үк ныклап башланырга, җәмгыять белеме, рус теле һәм әдәбияты дәреслекләре дә моңа терәк булып торырга мөмкин.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG