Accessibility links

Кайнар хәбәр

Абу Йосыфтан кырымтатарлар терактлар әзерләү турында сөйләүне таләп иткәннәр


Иван Селенцов (Абу Йосыф)
Иван Селенцов (Абу Йосыф)

Кырымда урланган мөселман җәмәгать эшлеклесе Абу Йосыфка кырымтатарларының теракт оештырулары турында әйттерергә теләгәннәр. Хокук яклаучылар аның югалуы турында тавыш куптарганнан соң, аны җибәрергә мәҗбүр булганнар.

Милләте белән урыс булган һәм ислам динен кабул иткән Иван Селенцов (Абу Йосыф)ның Кырымда 17 мартта югалуы турында Азатлык инде хәбәр иткән иде. Селенцов “Читай” проекты кысаларында Коръәннең урысча тәрҗемәсен тарату белән шөгыльләнә, аеруча да урыслар арасында эш алып бара. Шуңа аның югалуы социаль челтәрдә зур шау-шу уятты. Хокук яклаучы, Селенцовның адвокаты Эмиль Курбединов Азатлыкка әйтүенчә, нәкъ шул тавыш куптару гына аны соңыннан азат итүгә сәбәп булган.

“Абу Йосыфның сүзләренә караганда, аны өч көн ФСБда тотканнар. Коръәнне тарату эше өчен газаплаганнар, “чиркәүгә барып чукынсаң җибәрәбез, син бит урыс – сатлыкҗан” дигәннәр.

Аннары аның ноутбугындагы социаль челтәрләрдә, телефонындагы кешеләрнең кем булулары, алар белән ничек һәм кайда танышуы турында сораганнар.

Тоткарлануының икенчеме, өченчеме көнендә видеокамера алып килеп аны төшерәчәкләрен әйткәннәр. "Уң сектор"дан корал алып кырымтатарлар терактлар әзерли, АТР каналы бронижелетлар сатып ала. Кырымда кораллы теракт әзерләнә дип әйтергә кушканнар. Әгәр каршы килсәң без сине "югалтачакбыз", дигәннәр. Мин бу “югалтачакбыз”дигән аның сүзләрен турыдан-туры җиткерәм. Ул баш тарткан. Нишләтсәгез нишләтегез, әмма мин моңа бармыйм, дигән. Күрәсең, ниндидер провокация әзерләнгәндер. Бәлкем ул ризалашса инде Кырымда хәзер бөтенләй башка хәл булган булыр иде”, ди Курбединов.

Аның сүзләренчә, Селенцовны кыйнаганнар, электрошокер кулланганнар. Аннары өенә алып килеп мыскыл иткәннәр.

“Җәмәгатьчелектә тавыш купкач, алар аны тоткарлауны ничек тә кануни итү өчен мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән һәм хөкемдар аның ниндидер вак хулиганлык кылуы турында карар чыгарган. Имеш ул җәмәгать урынында сүгенгән һәм кешеләргә бәйләнгән икән. Шулай итеп аны Акъярда 15 тәүлеккә изоляторга ябып куйдылар.

Әлеге вакыт узганнан соң без Абу Йосыфны каршы алырга килгәч аны бер сәгать элек ишектән чыгарып җибәрүләре турында әйттеләр, бу шулай ук ялган булып чыкты. Аны изоляторның ишегалдыннан машина белән алып китеп Украина чигенә чыгарганнар. Анда “Сине 30 елга депортацияләдек, әгәр кайтсаң үтерәбез дип янаганнар. Хәзер ул Киевта. Хатыны - алман. Ул бер анда, бер монда яши”, ди Курбединов.

Билгеле, депортацияләү турында Селенцовка бернинди юридик документ та бирмәгәннәр. Бары Кырымга кайтса үтерәчәкләре белән куркытканнар.

“Ул милләте белән урыс һәм хәзер Кырымда нәкъ шундыйларга карата эзәрлекләүләр башланды. Бу татар җәмәгатьчелеге тавыш куптармасын өчен эшләнә, чөнки урыс булгач битараф калачаклар дип саныйлар. Русиядә дә бит ислам кабул иткән этник славяннарга карата басым көчле”, ди Курбединов.
XS
SM
MD
LG