Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 04:18

Украина Радасы әлегә кырымтатарларны асаба халык дип танырга теләми


Украина Югары Радасы утырышы

Украина Югары Радасы утырышы

11 апрельдә Украина Югары Радасы кырымтатар халкын асаба халык итеп тану турында канун өлгесен беренче укылышта тикшерде. Бу канун өчен 450 депутатның нибары 115е уңай тавыш бирде.

Азатлык бу хакта Мәҗлес рәисе урынбасары Нариман Джелял белән сөйләште.

– Нариман әфәнде Югары Раданың бу карарын ничек аңларга мөмкин? Бу Раданың кырымтатарларның Украинага 23 ел дәвамында ярдәм итүенә җавапмы?

Нариман Джелял

Нариман Джелял

– Мин болай димәс идем. Бу гадиләштерелгән караш. Миңа калса, канун проектын әзерләгән, кырымтатарларга яхшы караган депутат Геннадий Москаль тиешле дәрәҗәдә депутатлар белән эшләмәде, чөнки 115 тавыш ул – бу канун проекты өчен болай да тавыш бирергә әзер булган депутатлар иде. Югары Раданың рәисе Турчинов та вазгыятьне аңлап, бу канунны гомумән тавышка куймаска тиеш иде. Сез бит беләсез, Мостафа Җәмилев та кырымтатарлар белән бәйле канун проектларын берничә тапкыр караудан чыгарган иде.

– Корылтай кырымтатар халкының үзбилгеләнүе турында карар кабул иткән иде. Моңа Русиянең дә, Украинаның да реакциясе булмады. Бу канунның узмавы Украинаның Корылтай карарына җавабы түгелме?

– Канун бит беренче укылышта каралды, ул алга таба да каралачак.

– Ләкин беренче укылышта кабул ителмәүне кырымтатар халкы өчен тискәре бер сигнал кебек кабул ителәчәген фаразларга мөмкин. Бу бит инде Киевның кырымтатарларга начар мөнәсәбәтен күрсәтә. Моны кулланачак башка сяяси көчләр дә бар бит Русиядә, Кырымда.

– Әйе, анысы дөрес, ләкин мин барыбер бу канун кабул ителер дип уйлыйм, тик депутатларның бу чакырылышында түгел.

– Ул кабул ителсә, де-факто инде Русиядә булган кырымтатарларга ул нәрсә? Аның гамәлгә кертелүе шик астында бит.

– Русия Кырымны басып алганын, аннексияләгәнен бөтен дөнья таный. Кырым Украинаның бер өлеше итеп кабул ителә. Әгәр дә Украина Югары Радасы бу канунны кабул итсә, без безнең милли хокукларыбыз асаба халыкныкы итеп танылсын дип бөтен илләргә мөрәҗәгать итә башлый алабыз. Беренче чиратта бу Балтыйк илләре, аннары Көнчыгыш Европа илләре – Чехия, Польша, Маҗарстан, Словакия һәм башкалар.



Ул арада Кырымда да Мәскәү тарафдарларыннан торган парламент 11 апрельдә Кырымның яңа конституциясен кабул итте. Кырымтатарларның асаба халык буларак милли хокукларын шушы яңа конституциядә аеруча билгеләп үтү ихтималы турында ярым-йорты вәгъдәләр булса да, кабул ителгән текстта бу хакта берни дә юк.

XS
SM
MD
LG