Accessibility links

НАТО иярченнең Русия гаскәрләрен төшергән рәсемнәре хак дип белдерде


НАТО җитәкчелеге иярченнең Украина чиге буендагы Русия гаскәрләрен төшергән рәсемнәре хак дип белдерде. Бу рәсемнәр март ахырында һәм апрель башында төшерелгән. НАТО Украина чиге буенда 35-40 мең Русия хәрбие булырга мөмкин дип белдерә.

Русия хәрби көчләренең баш фатиры вәкиле фикеренчә, бу рәсемнәр 2013 елның августында төшерелгән һәм анда хәрби күнегеләр вакыты сүрәтләнгән.

НАТО Генераль секретаре Андерс Фог Расмуссен бүген Софиядә Русиягә Украина чигеннән гаскәрләрне алып “Көнбатыш белән эчкерсез сөйләшү” башларга кирәк, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG