Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан язучылары яңа рәис сайлады


Бюллетеньнәрне саныйлар
Бюллетеньнәрне саныйлар

11 апрель Башкортстан Язучыларының еллык җыены узды. Анда берлеккә яңа рәис сайланды, идарә искечә калды.

Җыен ел саен үтәргә тиеш булса да, ул узган ел узмаган иде. Моны башта берлекнең оешуына 80 ел тулу чаралары белән бергә үткәреләчәге, соңыннан финанс мөмкинлекләр булмау белән аңлаттылар. Ел башында исә Язучылар берлеге идарәсе рәисе Риф Тойгын бакыйлыкка күчте.

Башкортстан Язучылар берлегенә рәис сайлау соңгы елларда шактый каршылыклы мәсьәләгә әйләнде. Эш шунда, 2011 елда рәис булып 16 ел утырган Башкортстанның халык шагыйре Равил Бикбай вазифасыннан киткән иде. Ул урынына үз тарафдарын һәм идарәне калдырып китүгә иреште. Аның урынын алган Азамат Юлдашбаев шул ук елның ахырында үз теләге белән вазифасыннан китте. Баксаң, аның канунсыз сайлануы ачыкланган. Низамнамә буенча квалификацияле күпчелек, ягъни тавыш бирүчеләрнең икедән өче урынына, гади күпчелек, ягъни тавыш бирүчеләрнең яртысы һәм +1 тавыш бирү юлы белән сайлануы ачыкланган иде. Ул сайлауларда Азамат Юлдашбаев 75, Наил Гаетбай 60, Фәнил Күзбәков 20 тавыш җыйган иде.

Җыенда катнашучылар
Җыенда катнашучылар
2012 елның 16 мартында язучыларның чираттан тыш Корылтае узды. Анда рәис итеп Риф Тойгын сайланган иде. Ләкин ул утырышта идарә яңадан сайланмады, шуңа рәис яңартылса да, идарә белән уртак тел табып эшләүгә ирешә алмады. Дөрес, урынбасарларын үзе билгеләде, ләкин зур мәсьәләләрне тавышка куеп хәл иткәндә, ул үз фикерләрен үткәрә алмады.

11 апрель узган чара Башкортстан язучыларының ел да уза торган җыены буларак узды. Ул Башкортстан филармониясенең кече залында үтте. Анда берлек әгъзасы булган 227 язучының 169ы катнашты. Җыелышта низамнамәгә бер үзгәреш кертелде, яңа рәис сайланды. Низамнамәгә кертелгән үзгәреш буенча хәзер Башкортстан Язучылары берлеге Русия Язучылары берлегенең бүлекчәсенә әйләнде. Рәис сайлау мәсьәләсендә дә үзгәреш кертергә тәкъдим итүчеләр булды. Алар рәиснең ике урында да эшли алуын канунлаштырырга тырышса да, бу барып чыкмады.

Җыелышта башкорт шигърияте, прозасы, балалар әдәбияты, драматургия һәм тәрҗемә секцияләре рәисләре хисабы тыңланды. Шулай ук татар телле язучылар берләшмәсе һәм урыс язучылары сецкияләре рәисләре чыгышлары тыңланды.

Наил Гаетбай
Наил Гаетбай
Рәис вазифасына өч намзәт куелды. Алар – язучы, драматург Наил Гаетбай, “Һәнәк” журналының баш мөхәррире, драматург, язучы Рәлиф Кинҗәбаев һәм урыс язучысы Игорь Фролов. Башта намзәтләр програмнары белән таныштырды. Гаетбай програмында казна акчасына китаплар чыгаруны күбәйтү, гонорар күләмен арттыру, “Талкас” шифаханәсендә язучыларның ялын оештыру, өлкән язучыларның пенсияләренә өстәмә ярдәм булдыру, пропаганда бүлеген тергезү, бүлекчәләрне саклап калуга ирешү кебек юллар кергән. Гаетбай исемнәр бирүне арттырырга кирәк булуын әйтте. Аның сүзләренчә, бары тик бер генә хатын-кыз халык язучысы булу (Зәйнәп Биишева), Салават Юлаев исемендәге 42 дәүләт бүләге иясенең 4е генә хатын-кыз булу гаделсез. Ул шулай ук яшьләргә атказанган мәдәният хезмәткәре исемен дә күпләп бирергә ышандырды. Татарстан Язучылары берлеге белән эшчәнлекне арттыру, уртак чаралар, әдәбият көннәре уздыру кирәклеген әйтте.

Рәлиф Кинҗәбаевның да програмы алдагы програм белән аваздаш булды. Бары тик югары уку йортларының район-шәһәрләрдәге филиаллары нигезендә язучылар берлеге бүлекчәләрен саклау, әдәби музей булдыру, “Кызыл таң” гәзитенең район көннәре үрнәгендә, якташ язучылар кичәләре уздыру, әдәбиятны яклау фонды оештыру кебек берничә юлдан башка аерма юк иде диярлек.

Игорь Фролов программасының башка намзәтләрнеке кебек үк булуын әйтте. Алардан аермалы буларак, телевидениедә әдәби тапшырулар булдыру, тәнкыйтьне җанландыру кебек мәсьәләләрне күтәрде. Фроловның програмында урыс һәм татар язучылары өчен мөһим бер мәсьәлә бар иде. Ул: “Нишләп җыелышта башкорт шигърияте, прозасы, драматургиясе, балалар әдәбияты, сатира-юморы секцияләре аерым-аерым йомгак чыгышы ясый да, урыс һәм татар язучыларының эше бер секция күләмендә куела? Аларның да шигърият, проза, ягъни әдәбиятның һәр жанры буенча хисаплары тыңланырга итеш. Башкорт, урыс, татар язучылары тигез хокукка ия булырга тиеш. Алар өч тигез берләшмәләр булып берләшергә тиеш”, дип чыгыш ясады.

Рәис яшерен тавыш бирү юлы белән сайланды. Анда 155 язучы катнашты. Шуларның 109ы – Гаетбай, 35е – Кинҗәбаев, 9ы – Фролов өчен тавыш биргән. Ике бюллетень гамәлдән чыккан дип табылды. Тавыш биргән арада сәхнәдәге микрофоннарның юкка чыкканы ачыкланды.

Җыелыш көн тәртибенә идарәне яңарту куелса да, халык таралыша башлады. Башкорт прозасы секциясе рәисе Сабир Шәрипов моны шулай аңлатты:

“Рәис сайланса да, идарә искечә калды. Моны идарәдә утырган элекке көчләр бик яхшы оештырган. Микрофоннар алынуы, вакыт чыкты дип залны бушатырга кушулар, чараны алып барган Марсель Сәлимнең үзенең дә әлеге идарәдә булуы белән бәйле. Равил Бикбаев тарафдарларыннан торган идарә көчендә калды, шул идарә әгъзасы Марсель Сәлим явыз нияттә чараны үзләре теләгән сценарий буенча алып барды. Рәис булып сайлану шатлыгы белән Гаетбай дилбегәне үз кулына алырга өлгерми дә калды. Баш яңартылса да, муен искечә калды”, диде башкорт прозасы секциясе рәисе, язучы Сабир Шәрипов.

Кабат җыен уздырып, идарә яңартылырмы яки 2016 елда узачак Корылтайга кадәр шул килеш калырмы, әлегә билгеле түгел. Монысы яңа сайланган рәиснең иске көчләр белән никадәр уртак тел таба алуына бәйле.
XS
SM
MD
LG