Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 23:33

Кырымтатар матбугаты көнендә тел, милләт мәсьәләсе күтәрелде


Гаспринскийның йорт-музее

Гаспринскийның йорт-музее

10 апрельдә Бакчасарайда кырымтатар журналистлары кырымтатар матбугат көненә багышлап түгәрәк өстәл үткәрде.

Бакчасарайда үткән әлеге чарада кырымтатар телен саклауда матбугатның роле, цензура мәсьәләсе, Гаспринскийның "Телдә, фикердә, эштә берлек!" шигаренең актуальлеге хакында сөйләштеләр.

1883 елның 10 апрелендә (яңа стиль белән) Бакчасарайда Исмәгыйль Гаспринскийның "Тәрҗемән" газетасының беренче саны чыккан. Шуңа күрә бу көн рәсми булмаса да кырымтатар журналистлары тарафыннан кырымтатар матбугаты көне итеп кабул ителә.

Кырымтатар матбугат көненә багышланган чара Исмәгыйль Гаспринский каберен зиярәт итүдән башланды. Зынҗырлы мәдрәсә янында булган кабер янында тупланган журналистлар Гаспринский рухына дога кылдылар, Зынҗырлы мәдрәсәсенә бардылар.

Төп чара исә Гаспринскийның басмаханәсе урнашкан йорт-музейда узды. Анда шундый мәсьәләләр каралды:
  • Кырымтатар телен саклауда матбугат роле
  • Укучыларның активлыгын үстерү юуллары
  • Гаспринский шигаренең бүгенге көндә актуальлеге
  • Бүгенге көндә цензура

"Кырым" газетасы мөхәррире Бекир Мамутов үзенең чыгышында кырымтатар телен саклауда мәгълүмат чараларының әһәмиятенә тукталды.

Исмәгыйль Гаспринскийның Бакчасарайда кабере

Исмәгыйль Гаспринскийның Бакчасарайда кабере

"Кырымтатар телен саклауда “Мәйдан” радиосының, АТР телеканалының, язма кырымтатар матбугатының роле бик мөһим. Этник матбугатка стандартлар буенча кырымтатар газеталарыннан берсе керә алмый, чөнки этник матбугат итеп көн саен һәм тик туган телдә чыккан газеталар хисаплана", диде ул.

Билгеле булганча, бүген Кырымда нәшер ителгән кырымтатар газеталарының бөтенесе атналык газеталар, ягъни көн саен чыккан газета юк.

Тел мәсьәләсенә килгәндә тулаем кырымтатар телендә нәшер ителгән тик ике басма бар – "Яңа Дөнья" газетасы һәм "Йылдыз" журналы. Калганнары катнаш: кырымтатар-урыс телендә ("Кырым" газетасы), “Голос Крыма”, “Авдет” (Мәҗлес газетасы) урыс телендә, кырымтатарларга кагылышлы сайтлар да урыс телендә чыгалар.

“Йылдыз” журналының вәкиле телне саклауда балалар бакчалары, мәктәпләр әһәмиятенә басым ясады.

“Тәрҗеман” газетасы

“Тәрҗеман” газетасы

"Матбугатның роле никадәр зур булса да телне яшәтүдә кырымтатар балалар бакчалары, мәктәпләр нигез булып тора. Кырымтатар теле, әдәбияты кафедраларының ролен инкяр итергә дә мөмкин түгел, чөнки шул матбугатны укучыларыда, матбугатта, милли-мәдәни учакларда – театр, музей, сәнгатьтә эшләүче кадрлар да, ягъни туган телдә сөйләшүче кадрларны билгеле дәрәҗәдә бу кафедралар әзерли. Тик кырымтатар телен саклау өчен тел мохите булырга тиеш. Монда инде телнең статусы роль уйный башлый. Телнең статусы булса, аны җәмгыятьтә куллану, эшләтү мөмкинлекләре арта. Статуслы тел Кырымның бөтен урта урыс мәктәпләрендә дәрес буларак җәдвәлгә кертелергә тиеш булачак, әлбәттә бу статус декларатив булмаса.

Бүген кырымтатар телендә чыккан бер генә газетаның интернетта сайты булмавы да уйландыра. Бу эшне инде күптән юлга салырга кирәк иде, тик акча мәсьәләсе моңа комачауласа кирәк", диде ул.

Исмәгыйль Гаспринскийның йорт-музее хезмәткәре Элмира Абибуллаева Гаспринскийның “Телдә, фикердә, эштә берлек!” шигаренең бүгенге көндә тик кырымтатарлар өчен генә түгел, бөтен төрки дөнья өчен һәм аерым һәрбер кеше өчен актуаль булганын сөйләде. “Исмәгыйль Гаспринский бу шигарне башта үзенә бер максат итеп куйган һәм аны үтәде, аннары бу шигар бөтен төрки дөньясына таралды”, диде ул.

Матбугатта цензура мәсьәләсе хакында да сүз булды. Русия тарафыннан аннексияләнгән Кырымда яңа кануннар, Русия кануннары нигезендә журналистлар төрле көтелмәгән вазгыятькә очрый ала диелде. Монда инде журналистлар алдына Украина мохитендә ирекле язу, хәбәр бирү шартлары үзгәрәчәген көтәргә мөмкин. Яңа шартлар журналистлар алдына яңа таләпләр һәм киртәләр куя ала, монда инде журналистның профессиональ яктан әзәрлекле булуы, дәлилләп язуы роль уйнаячактыр диелде түгәрәк өстәлдә.

Бу хакта милли хәрәкәт ветераны Айдер Адаманов сөйләде:

"Безнең газеталар төрле мәдәни, социаль мәсьәләләрне яктырта, ә менә төп мәсьәләне – халкыбызның сәяси-хокук мәсьәләләрен, дәүләтчелек мәсьәләләрен алай ук күтәрмәделәр бу елларда. Бу безнең өчен иң төп вазифа булырга тиеш".

Исмәгыйль Гаспринский (1851-1914)

Исмәгыйль Гаспринский (1851-1914)

Шагыйрь Рустем Джелилов Казаннан соңгы вакытта еш кына килә башлаган делегацияләр хакында сөйләде. Ул Фәүзия Бәйрәмованың АТР телеканалында скайптан ясаган чыгыш ясаганда – “Сезгә Казаннан делегацияләр, депутатлар, артистлар килерләр, китерләр – аларга ышанмагыз!” дигән сүзләрне телгә алды. "Алар Русия тәртибендә яшиләр, анда нинди вазгыять булганын без бик яхшы беләбез. Бер кеше Русияне ничек теләсә, шулай уйната, хәзер инде аларны безгә җибәреп безне үзләренә тартырга тырышалар. Мондый вазгыятьтә без нәрсә эшләргә тиеш?" дигән сорауны куйды Джелилов. Бу мәсьәлә буенча да фикер алмашу булды.

Ахырда Гаспринскийның йорт-музее директоры Якуб Аппазовка "Тюрксой" оешмасының Төркиядән җибәрелгән бүләге тапшырылды. Бу Гаспринский үлеменең 100 еллыгы истәлегенә Искешәһәрдә (Төркия) узган төрки телле журналларының VI конгрессында музейга бирелгән бүләк иде.

Түгәрәк өстәлдә кабул ителгән тәкъдимнәр Мәҗлескә юлланачак.

XS
SM
MD
LG