Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 05:05
АКШ вице-президенты Джо Байден 22 апрельдә Украинага җыена. Ул хөкүмәт һәм сивил җәмгыять вәкилләре белән очрашачак. Бу хакта Ак йорт белдерүендә хәбәр ителә.

Байден үз юлын сайлаучы бердәм демократик Украинага теләктәшлек белдерәчәк диелә. Киевта булганда ул Украина хөкүмәте белән сөйләшүләр үткәрәчәк. Анда сүз Украина икътисадын ныгыту һәм тотрыкландыру өчен халыкара җәмәгатьчелек ярдәме, реформаларга булышу, корупциягә каршы көрәш, 25 майда булачак гадел һәм ирекле сайлаулар үткәрү турында булачак дип хәбәр ителә.

Шулай ук якын арага һәм озак вакытларга Украинаның энергетик иминлеген ныгыту адымнары турында да сөйләшүләр үтәчәк.

XS
SM
MD
LG