Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда президент сайлауда элекке эчке эшләр министры алда бара


Әфганстанның элекке эчке эшләр министры Абдулла Абдулла президент сайлауда алда бара.

Әфганстанның бәйсез сайлау комиссиясе хәбәр итүенчә, илнең 26 вилаятендә (барлыгы 34 вилаят) ун процент бюллетеньнәрне санагач Абдулланың 42 процент авыш җыюы ачыкланган. Элекке финанс министры Әшрәф Гани аннан калышып 37,6 процент җыйган. Элекке тышкы сәясәт министры Залмай Рәсүл өчен сайлаучыларның 9,8 проценты тавышларын биргән.

Беренчел тулы нәтиҗәләр 24 апрельдә игълан ителер дип көтелә. Әгәр намзәтләрнең берсе дә 50 процент җыя алмаса, май ахырында икенче тур үтәчәк.
Дәүләт башлыгын сайлау бишенче апрельдә үтте. Җиде миллионнан артык кеше сайлауга килде дип белдерелде. Әфганстанда яшәүче 12 миллионлап кешенең сайлау хокукы бар. Талиблар сайлауны өзү белән янады.
XS
SM
MD
LG