Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 05:01

Мәскәүдә оппозициянең “Дөреслек маршы”үтте


Хакимиятләр белән килешенгән бу чара “Гадел һәм бәйсез мәгълүмат чаралары өчен”, “Телеэкраннардан ялганга каршы”, “Ачык җәмгыять өчен, ксенофобиягә каршы” шигарләре астында үтте.

Митингта “Солидарность” хәркәте, “РПР-ПАРНАС” фиркасе, “Прогресс фиркасе”, “5 декабрь фиркасе” вәкилләре катнашты. Чарада федерал каналларның һәм шулай ук аерым алып баручыларның мәгълүмат сәясәте тәнкыйтьләнде.

Алдашкан өчен төрле бүләкләр тапшырылды. Журналист Дмитрий Киселев “Безнең бөтенебезнең дә косасыбыз килә”, “Сулаган кебек алдаша” номинацияләрендә җиңде дип белдерелде.

Бу чарада мәдәният әһелләре, шул исәптән язучылар Дмитрий Быков, Людмила Улицкая, актриса Лия Ахеджакова, җырчы Алексей Кортнев та катнашты.

Якшәмбе мондый чаралар Петербурда, Самарда һәм Русиянең башка шәһәрләрендә дә үтте.

XS
SM
MD
LG