Accessibility links

Соңгы дистә елда беренче тапкыр Русия коралга күбрәк акча тотты


Узган 2013 елда Русия соңгы 10 ел белән чагыштырганда корал җитешерүгә 4.8% күбрәк акча тоткан, дип яза Британиянең The Guardian басмасы.

Русиянең кораллану планы нигезендә, 2020 елга кадәр илдәге коралның 70% яңартуга 705 миллиард доллар акча тоту каралган. 2013 елда Русия саклану өлкәсендә 88 миллард доллар акча тоткан. АКШ 640 миллиард, Кытай 188 миллиард, Согуд Гарәбстан 67 миллиард долларны коралга тоткан.

Британия Икенче дөнья сугышыннан бирле беренче тапкыр саклану өлкәсенә акчаны киметкән. Бу мәгълүмат Стокһолмдагы халыкара тынычлык өйрәнүләре институтыннан алынган.
XS
SM
MD
LG