Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 23:20

Русия Кырымда яшәүчеләрнең дипломнарын раслатуын таләп итә


Русия мәгариф һәм фән министрлыгы Кырымда 1992 елның 16 маеннан алып 2000 елның 26 маена кадәр Украина дипломын алучыларның белем турындагы бу документларны яңадан раслату кирәклеге турында белдерде.

Украина белән Русия арасында кайбер мәгариф документларны кабул итү турында килешү булса да, 1992-2000 еллар арасында бу килешү гамәлдән чыгарылган булган. Шул вакытта мәктәпләр, урта һәм югары уку йортлары бетереп, фәнни хезмәтләр яклап Украина дипломнары алучылар "чит илдә белем алучы" санала һәм Русия андый дипломнарның кабат раслануын таләп итә.

Моның өчен мәгарифне күзәтү идарәсенә белем алуны раслаган кәгазьләр җибәрелергә тиеш, алар каралгач идарә дипломны раслау яки расламау карарын кабул итәчәк.

XS
SM
MD
LG