Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә ЛГБТ тоткыннары өчен аерым төрмә төзеләчәк


Төркия Юстиция министрлыгы гей, лесбиян, бисексуал һәм транссексуал (ЛГБТ) тоткыннары өчен аерым төрмә төзү планнары турында хәбәр итте. Моны оппозициядәге сәясәтчеләр таләп итә. Министр Бекир Боздаг сүзләренә караганда, тоткыннар төрмәгә эләккәч тә үзләренең җенси ориентациясе турында төрмә идарәсенә белдерә ала. Аларны башка тоткыннардан мыскыл ителүен булдырмас өчен ЛГБТ тоткыннары гадәттә аерым камераларда тоталар, диде министр.

Төркиядә 2013 елда 81 тоткын үзләренең ЛГБТ булуларын әйткән, әмма аларның саны күпкә югарырак, дип санала. Күбесе эзәрлекләнүдән куркып үзләрен гей яки лесбиян булуларын әйтми.

2010 елда ЛГБТ тоткыннары өчен беренче төрмә Италиядә ачылды.
XS
SM
MD
LG