Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 17:19

"Тукай бүләге исемлегенә музыка антологиясен кертү – зур хата"


Татарстан композиторлары музыкасы антологиясе.

Татарстан композиторлары музыкасы антологиясе.

Йолдыз Исәнбәт Тукай бүләгенә тәкъдим ителгән "Татарстан композиторлары музыкасы антологиясе" – исеменә җисеме бөтенләй туры килми торган җыентык дип белдерә. Исәнбәт бүләкне Фатих Сибагатуллинга бирүгә дә каршы. Тукай бүләге дәрәҗәсенең нык төшүен әйтә ул.

Сәнгать белгече Йолдыз Исәнбәт Тукай бүләген ике елга бер тапкыр гына һәм, иң күп дигәндә, ике генә әсәргә бирү ягында. Тукай бүләген бирү комиссиясеннән дә канәгать түгел. Тукай бүләге лаек булмаганнарга тапшырылса, халык алардан җирәнәчәк кенә ди ул. Йолдыз Исәнбәт Азатлык сорауларына җавап бирде.

– Йолдыз ханым, сезне Тукай бүләгенә тәкъдим ителгән намзәтләр исемлеге белән таныштыр дип уйлыйбыз. Сәнгать белгече һәм Тукай бүләге иясе, татарның күренекле улы – Нәкый Исәнбәтнең кызы буларак, бу исемлекне ничек бәялисез?

– Тулы исемлеккә карата фикер әйтә алмам, чөнки мин якыннан таныш булмаган өлкәдәге кешеләр дә бар. Ә музыка өлкәсендәге намзәтләр турында әйтә алам. Музыка өлкәсеннән тәкъдим ителгән өч кешене чагыштыру бик авыр. Мин Рафаэль Ильясовны гына Тукай бүләгенә лаеклы дип исәплим. Калган ике намзәт турында сөйләп торуны да артык дип саныйм.
Йолдыз Исәнбәт

Йолдыз Исәнбәт

Фән Вәлиәхмәтов үз өлкәсендә билгеле булса да, үзешчән сәнгатьтән артык күтәрелмәгән кеше. Александр Сладковскийның тәкъдим ителгән әсәре, имеш әсәр, ул – бөтенләй юк нәрсә. Алар антология дип атаган әйбер татар музыкасының антологиясе түгел. Ул турыдан-туры күзгә карап алдау гына.

Ул әйберне бер елдан артык инде бертуктаусыз мактау бара. Беркем дә авызын ачып: "Туктагыз әле, сез нәрсә эшлисез?" дип каршы бер сүз дә әйтми. Аллага шөкер, бу мактауда профессиональ музыкантлар катнашмый. Музыка белгечләре дә аны антология дип телгә алып бер мәртәбә дә мактаганнары юк. Ә менә бүтән халык... Бу дөньяда булмаган нәрсәне бар дип, булмаган әйбергә исем тагып, антология дип исем генә куеп, ә чынлыкта ул бернинди антология дә түгел ул. Бу мәсьәләдә, аның бүләккә лаекмы, әллә лаек түгелме икәнлеге турында сөйләшеп тору да артыграк булыр дип уйлыйм.

– Сез бу җыентыкны антология дип санамыйсыз мени? Әллә антология таләпләренә туры килмиме, әллә башкару җитеп бетмиме?

– Мин башкару осталыгына кереп тормыйм, чөнки ул аерым зур мәсьәлә. Ә тупланмага кергән әсәрләргә килсәк, мин бу – антология түгел дип әйтәм. "Татар музыкасы" антологиясе булгач, анда бөтен музыка истә тотытылырга тиеш. Беренчедән, татар музыкасы антологиясен өч сәгатьлек дискларга язып бетереп булмый. Икенчедән, татар музыкасы бик күп кырлы. Монда опералар, балетлар, музыкаль драмалар, инструменталь әсәрләр бармы? Татар музыкасының төрләре барсы да монда юк бит.

– Бу тупланма татар музыкасы түгел, ә "Татарстан композиторлары музыкасы антологиясе" дип атала бит.

– Әйе, "Антология музыки композиторов Республики Татарстан" дип атала ул. Әмма музыка күп кырлы нәрсә. Татарстан композиторлары музыкасы дигән сүз дә – ялган. Чөнки монда урыс музыкасы юк. Монда Татарстан композиторлары музыкасы диләр икән, димәк татар, урыс һәм башка халыкларның музыкасы бар дигән ишарә ясый. Антологиядә урыс музыкасы күрсәтелмәгән бит. Монда Лупов, Миргородский, Анисимова – бары тик өч урыс фамилиясе генә бар. Аларның әсәрләренең урыс музыкасына бернинди бәйләнеше дә юк. Ике әсәр татар музыкасы темаларына язылган, ә өченчесе чуаш темаларына язылган. Ә монда урыс музыкасы кайда соң? Бу әсәрләр урыс әсәре дә түгел, татар әсәре дә түгел. Алар әллә ничек ике уртада гына эленеп калган. Шуңа күрә зур исемнәр кую, төрле халыкларның, төрле композиторларның әсәрләре бар дигән нәрсә дөрес түгел, бу антология дигән сүз дә төрес түгел.

– Сез, сәнгать белгече, татар мәдәнияте белән якыннан таныш кеше буларак, комиссия бу антологияне кабул итеп хилафлык җибәргән дип уйлыйсыз мени?

– Әйе, мин моны исемлеккә кертеп бик зур хата ясаганнар дип саныйм.

– Тукай бүләге иясе Ркаил Зәйдулла Азатлык белән сөйләшкәндә Тукай бүләге комиссиясендәге күпчелекнең әдәбияттан, сәнгатьтән бихәбәр икәнен белдергән иде.

– Ул бик дөрес бәяләгән, чөнки мин дә хәзер бу мәсьәлә белән шөгыльләнәм. Бу комиссиядәге 15 әгъзадан сәнгатькә якын ике генә кеше бар. Алар режиссерлар: Фәрит Бикчәнтәев һәм Александр Славутский. Монда бер музыкант, бер артист юк. Комиссиягә төрле түрәләр, дәүләт хезмәтендәгеләр тулган. Алардан тыш биш иҗат берлеге рәисе дә түрә (чиновник) дәрәҗәсендә йөри торган кешеләр. Алар ирекле түгел, алар үз фикерләрен әйтә алмыйлар. Бу комиссиядә 15 кешедән татарча китап укый алырлык ике-өч кеше бар. Алар ничек итеп татар язучысының әсәренә бәя бирә ала? Бу мөмкин хәл түгел.

– Ничек уйлыйсыз, китап Тукай бүләгенә тәкъдим ителгәндә халык тарафыннан яратып, егылып китеп укылган әсәр булырга тиешме, яисә ниндидер тар юнәлештәге темага язылган китап та Тукай бүләгенә дәгъва кыла аламы?

– Бу очракта минем ничек уйлауның бер мәгънәсе дә юк, чөнки Тукай бүләге турындагы документта (положение) халык арасында киң таралган һәм танылган әсәр тәкъдим ителергә тиеш дип язылган.

– Зәйдулла Фатих Сибагатуллинның әсәрләрен гомумән Тукай бүләгенә тәкъдим итмәскә иде диде.

– Ркаил Зәйдулла бик дөрес әйткән. Тукай бүләге әдәбият һәм сәнгать әсәрләре тудырган һәм аларны башкарган өчен бирелә. Хәзер Тукай бүләге әллә нәрсәләр өчен бирелә башлады. Сибагатуллинның басмалары әдәби әсәр түгел бит. Бәлки алар дөньяда иң бөек әсәрләрдер, мин ансын белмим.
Үлеп барган сәнгатькә премия биреп үз-үзебезне юатабыз


Ильтани Илялованың президент Миңнехановка "Йолдызлыкка бүләк" дип аталган ачык хаты бар. Ул анда "Йолдызлык-Созвездие" хәрәкәтенә, җитәкчеләренә, педагогларына Тукай бүләге сорый. Тукай бүләге педагогларга, оештыручыларга бирелми бит. Тукай бүләге алу өчен конкрет эш күрсәтлелергә тиеш. Менә мондый конкрет әсәр, мондый конкрет спектакль, йә конкрет мондый програм өчен бирелергә тиеш ул. Монда Сибагатуллинның, минемчә, алтылап китабы күрсәтелгән, алар барсы да бер дәрәҗәдә һәм барсы да Тукай бүләгенә лаеклы әсәрме? Алай булмый бит! Әдәби әсәрләр арасыннан сайлый белергә кирәк.

Жанр буенча да Сибагатуллин әсәрләре Тукай бүләгенә тәкъдим ителә алмый да алмый инде. Башка бер бүләккә тәкъдим итсеннәр. Бездә премияләр беткән мени? Бу әсәрләр күбрәк тарихи хезмәт булганга, Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге бүләккә тәкъдим итәргә иде. Теләсә нинди тел белән язылган әсәрне әдәбият дип әйтеп булмый бит. Минемчә, Сибагатуллин әсәрләре әдәбият өлкәсенә керми.

– Тукай бүләгенә тәкъдим ителгән рәссамнарны барладыгызмы? Алардан канәгатьме?

– Мин ул өлкәгә керешмим.

– Хәзер Түкай бүләгенең дәрәҗәсе кими, ә бирелә торган акча арта бара, диючеләр дә бар.

– Дәрәҗәсе төшеп бөтте инде. Мин ике ел элек бу уңайдан "Звезда Поволжья" газетына бик зур мәкалә язган идем. Тукай бүләгенең дәрәҗәсе төшүдә премия комиссиясе генә гаепле түгел. Дөресен әйтсәк, хәзер Тукай бүләге бирерлек әсәрләр бетте. Безнең сәнгать бетте. Өлкән буын язучылар бакый дөньяга күчеп бетсә, алардан соң килүчеләр юк. Композиторлар шулай ук, башкаручылар шулай ук. Бездә 30 белән 50 яшь арасында бер җырчы да юк. Музыка һәм әдәбият өлкәсендә алга барыш түгел, ә күп әйберләрнең үлеп баруын күрәм. Ә кешеләрне аздырып ел саен премия өләшәләр. Адәм көлкесе! Урыслар әйтмешли, пир во время чумы!

– Монда сәбәп нәрсәдә, республикада милли мәдәниятка карата акыллы сәясәт булмаудамы?

– Хөкүмәттә генә гаеп димәс идем, хәзерге замана, тормышы шундый. Әмма теләсәләр Татарстанда милли әдәбиятка һәм сәнгатькә бераз гына игътибар булыр иде. Кайбер әйберләргә акчаны бер дә кызганмыйлар бит, табалар һәм бирәләр, ләкин кирәкле нәрсәгә түгел. Мин бу хәл өстәнрәк килә һәм бөтен илдәге әдәбият-сәнгать торышыннан да тора дип уйлыйм.

– Аерым бер төбәктә генә, мисал өчен, Татарстанда гына Мәскәү сәясәтеннән тайпылып милли әдәбиятне, милли сәнгатьне саклап калу һәм аны үстерү елдан-ел кыенлаша дигән фикер җиткерәсегез киләме?

– Хәзер иҗатчыларда язарга стимул юк. Беркем дә түләмәгәч, композитор нигә музыка әсәрен язсын? Элек аның әсәрен ала иделәр һәм яшәрлек акчасы да була иде. Хәзер, әгәр ул хөкүмәттәгеләрнең бик якын дусты булмаса, үз әсәрен башкарттыра да алмый һәм куйдырта да алмый. Хәзер оркестр татар композиторларының әсәрләрен башкармый.

Безнең экономика өлкәсендәге кануннар кешеләрне эш эшләмичә генә, әллә нинди уйлап чыгарылган кануннар нигезендә яшәргә буйсындырды. Советлар берлеге заманында шулай ук бертуктаусыз алдау иде. Кешеләр булмаган хисаплар (отчетлар) яза иде. Хәзер дә шул, булмаган эшне кәгазьдә күрсәтеп, ниндидер грантлар алып яшиләр. Бу хәл әдәбият белән сәнгатьтә генә түгел, укытуда, мәктәпләрдә, югары уку йортларында да, сәнгать һәм әдәбият белгечләрен әзерләүдә дә. Татар филологиясе хәзер нинди хәлгә калды, факультетлар ябылып бара һәм киләчәктә кешеләрне укытмаячаклар. Кешеләрнең киләчәккә өметләре юк. Шуңа күрә хәзерге заман яшьләре бу өлкәдә эшләргә теләми.

– Бәлки Тукай бүләген бирүне, лаеклы намзәтләр булмаганга, туктатып торыргадыр?

– Аны, бәлки, ике елга бер тапкыр бирелә торган итеп кадлырыргадыр.

– Бәлки, бер генә кешегә бирүне кертергә?

– Бер кешегә яки ике кешегә калдырырга. Менә хәзер алар Сибагатуллинга премия бирер өчен һәм моңа сүз әйтмәсеннәр дип халыкның авызын каплар өчен, бүләкнең бәясен төшереп, дүрт-биш премия тоттырачаклар. Тукай бүләге ике премия дип куелган икән, алар икедән арттырырга тиеш түгел. Бәлки, бу санны бер премиягә генә калдырырга кирәктер.

Зәйдулла әйткәнчә, Айдар Хәлим белән Фәүзия Бәйрәмова иҗатын искә алмасак, Тукай бүләгенә лаек әсәрләр бар һәм без аларга бирмәдек дигән әсәрләр юк бит. Үлеп беткән сәнгатькә премия биреп үз-үзебезне юатабыз, йә булмаса кешеләрнең күңелен күрәбез. Алар шулай алдап Тукай бүләге алып, аның медален таккач аларны бөтен ил зур кешегә саный дип уйлый. Ул кешеләрдән җирәнәләр генә.

****
Татарстан президенты каршында Тукай бүләге бирү комиссиясе

Рөстәм Миңнеханов – Татарстан президенты, комиссия рәсе.
Айрат Сибагатуллин – мәдәният министры, рәис урынбасары.
Фәрит Бикчәнтаев – театр әһеләре берлеге рәисе, Камал театры баш режиссеры,
Разил Вәлиев – Дәүләт шурасының мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе.
Зөфәр Гимаев – Татарстан рәссамнар берлеге рәисе.
Рәшит Кәлимуллин – композиторлар берлеге рәисе.
Рәфис Корбанов – язучылар берлеге рәисе.
Виталий Логинов – архитекторлар берлеге рәисе.
Әхмәт Мәзһәров – Татарстан фәннәр академиясе президенты.
Илдар Матуров – Татарстан кинематографистлар берлеге рәисе.
Гөлшат Нигъмәтуллина – хөкүмәтнең мәдәният һәм Татарстан халыклары телләрен үстерү бүлеге башлыгы.
Римма Ратникова – Татарстан Дәүләт шурасы рәисе урынбасары.
Александр Славутский – Качалов исемендәге театр директоры.
Марсель Таишев – мәдәният министрлыгы каршындагы җәмәгать шурасы рәисе.
Александр Терентьев – Татарстан президенты аппараты рәисе урынбасары.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG