Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Путин доктринасы" дөньядагы барлык русларны яклый: колонизация җимешләре


Путин Балтыйк буеннан Казакъстанга кадәр җәелгән урысларның барысын да яклаячагын белдерде. Алар анда кайчан һәм ничек барып урнашкан соң?

Соңгы атналарда Русия хөкүмәте “Путин доктринасы” дип аталырга лаек бер програм кабул итте. Аның нигезендә Мәскәү үзен дөньяда яшәгән барлык урысларның яклаучысы итеп игълан итте.

Соңгы берничә гасырда Русия империясе һәм Советлар берлегендә булган тарихи вакыйгалар нәтиҗәсендә миллионнарча рус кешесе һәм үзләрен "русча сөйләшүче" дип атаучы башка милләт вәкилләре хәзерге Русиядән читтә яши. Днестр буе һәм көнчыгыш Украинада яшәгәннәре Путиннан "яклау" сорады. Донецкида Русия яклы көчләр басып алган хөкүмәт бинасына "Русия, безне коллыктан сакла", дигән язу эленде.



"Яңа Русия" һәм Украина

Русия Кырымны аннексияләве һәм Украинаның көньяк-көнчыгышындагы гамәлләре белән үзенең сәяси позициясен ачык итеп белдерде.

Александр Дугин исемле рус милли идеологы бу төбәкне империя чорындагы төсле "Яңа Русия" дип атарга чакыра. "Яңа Русия" (Новороссия) Русиянең дә берничә көньяк төбәген (Ростов, Ставрополь һәм Краснодарны) үз эченә ала.

Бу җирләр Русиягә ХVIII һәм ХIX гасыр башында Кырым ханлыгы һәм Госманлы империясе белән сугышлар нәтиҗәсендә кушыла. Әби патша заманында бу җирләр рус дворяннарына бүләк ителә, андагы җирле халык аларга крепостной хәлендә хезмәт итә. Бер яктан, патша гаиләсе бу якларга Европадан да байларны килеп урнашырга чакыра, чынбарлыкта исә, төрле милләт вәкилләренең туган ягы булган бу җирләрне урыслаштыру максаты куела.

Бүгенге көндә "Яңа Русия" җирләрендә биш миллионнан артык рус кешесе яши. Кырымда алар 1944 елгы кырымтатар депортациясеннән соң күпчелекне тәшкил итә. Хәзер генә кырымтатарларның саны депортациягә кадәр булган санга якынлаша.

Молдовадагы депортацияләр

Новороссия чигендәге Молдованың Днестр буе төбәгендә кимендә 150 мең кеше Русия паспортына ия. Бу төбәк Русиягә 1790 елда кушылган. Аның башкаласы Тираспольгә генерал Александр Суворов нигез салган. Ул елларда төбәккә Русиянең башка төбәкләреннән дә крепостной крестьяннар китерелгән. Октябрь инкыйлабыннан соң Днестр буе Молдова совет социалистик республикасына кертелгән. 1944 елда бирегә Совет гаскәрләре кереп меңләгән кешене, бигрәк тә авыл җирендә яшәүче хәлле крестьяннарны нацилар белән хезмәттәшлек итүдә гаепләп Себер һәм Үзәк Азиягә куган. Биредә "Көньяк операциясе" исеме белән билгеле иң зур депортация 1949 елның 7 июленә каршы төндә булган.

Советлар берлеге таралгач, Молдова бәйсезлек игълан итте. Кайбер милләтчеләр русларны, украиннарны һәм гагаузларны илдән чыгарып җибәрергә чакырды.

1990 елда Днестр буе Молдовадан бәйсезлек игълан итте. Ике ел дәвам иткән сугыш тынычлык килешүе белән тәмамланды, әмма киеренкелек бүгенгә кадәр саклана. Кырымның аннексияләнүеннән соң Днестр буе төбәге дә Русиягә кушылу теләген белдерде.


Балтыйк буенда этник чистартулар

Балтыйк буендагы өч республикада барлыгы бер миллионнан артык урыс яши. Элек бу җирләр Русия империясенеке булган. Әмма бу илләрдә яшәүче русларның барысы да диярлек бирегә совет чорында гына килеп урнашкан.

Литва, Латвия һәм Эстония Советлар берлегенә 1939 елда кабул ителгән Молотов-Риббентроп килешүе нәтиҗәсендә кертелгән. 1941 елда бу өч республикада этник чистартулар башланган. Сталин әмере белән 200 мең эстон, латыш һәм литвалы депортацияләнгән, төбәкне урыслаштыру сәясәте алып барылган. Бүгенге көндә иң күп руслар Латвиядә (27%) һәм Эстониядә (24%) яши. Литвада алар 5% тәшкил итә.

Үзәк Азияне урыслаштыру

Бу төбәктәге элекке биш совет республикасында иң күп руслар – Казакъстанда. Алар илнең төньягында яши (3,5 миллион). Казакъстан җирләрендә урыслар 16 гасырда яши башлаган. Астанә, Алматы кебек зур шәһәрләр Русиянең чик буе ныгытмалары буларак төзелгән.

Иң күп руслар, шулай ук татарлар да, Казакъстанга 19 гасыр ахыры - 20 гасыр башында килеп урнашкан. Русия империясе бай уңыш китергән бу җирләргә күбрәк урысны җибәрү сәясәтен алып барган. 1917 елга биредә урыслар инде 30% тәшкил иткән булган.

Икенче дөнья сугышы вакытында Русиянең үзәк өлешеннән казакъ далаларына эре җитештерү ширкәтләре күчерелгән. Чираттагы зур дулкын Советлар берлеге чорында чирәм җирләрне үзләштерү өчен җибәрелгән булган. 1960-1970 елларда, Казакъстанның җир асты байлыклары булуы ачыклангач, аларны үзләштерергә һәм эшкәртергә тагын бер дулкын Русия белгечләре җибәрелгән.

Сәяси мохаҗирләр

Яңа буын мигрантлардан тыш ерак чит илләрдә Русиядән узган гасырларда сәяси сәбәпләр белән киткәннәрнең балалары һәм оныклары да яши.
1917 елгы Октябрь инкыйлабыннан соң Европа илләренә һәм АКШка Русиядән күп кеше китә. 1980 еллар азагында яһүд иммиграциясе дулкынына ияреп русча сөйләшүчеләрнең тагын бер өлеше Русиядән Израил һәм АКШка китеп урнаша.
XS
SM
MD
LG