Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 21:37
АКШ президенты Барак Обама Русиянең Украинадагы сепаратист көчләрне яклавына борчылуын белдерде. Бу хакта Обама Русия президенты Владимир Путин белән телефон сөйләшүе барышында әйткән.

Ак Йорт хәбәр иткәнчә, Украинага карата элек кулланылган адымнар дәвам итсә Обама Мәскәүгә бу кыйммәткә төшәчәген белдергән. Шулай ук Обама килеп туган хәлдә украин хөкүмәтенең «мактауга лаек түземлек» күрсәтүен һәм Путинны Украина белән чиктән Русия гаскәрләрен чыгаруын әйткән.

Элегрәк Русия ягы Путинның АКШ президенты белән сөйләшүендә, Украина көнчыгышындагы тәртипсезлекләргә Мәскәүнең катнашы юклыгын белдергән иде.

Украина һәм илнең көнбатышы Украинадагы сепаратист гамәлләренең Мәсәкү тарафыннан оештырылган дип шикләнә һәм хөкүмәт биналарын басып алуны башлап йөрүчеләр арасында Русия хәрбиләре булырга мөмкинлеген әйтә.

XS
SM
MD
LG