Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 03:05

Сыерчыклар килүне Муллашта ботка пешереп бәйрәм иттеләр


Карга боткасы бәйрәмендә Түбәтәй уены

Карга боткасы бәйрәмендә Түбәтәй уены

Төмән районының Муллаш авылында борынгыдан килә торган бу йола быел да зурлап оештырылды. Боткалы бәйрәм кичәсендә балалар белән өлкәннәр бергәләп күңел ачты.

Авылның өлкән кешесе Халисә Уразаева: "Бу бәйрәмне апрель башларында, сыерчыклар килсә, кояшлы көнне үткәрә идек, аның өчен иң элек без ата белән инәдән рөхсәт сораган. Аны без "Бакцар (сыерчык) ботка" дигән. Сугыштан соңгы елларда тамакка да, өскә кияргә дә булмаган. Алар безгә сөт, он биргәннәр. Җыелышып, 3-4 кеше сарай башына менәбез. Әле сарайлары да иске ул елларда, үзебез, җимерелеп төшмәсен, дип куркабыз. Пешкән ботканы ашап, бөтен җирләрне карап шатланабыз. Уйнап, җырлап та алабыз. Әле сарай кырыйларына кошларга да ботка салабыз. Шундый вакытлар бар иде. Хәзер, Аллага шөкер, барысы да бар, ботканы нидән пешерсәң дә була. Ә ул вакыт оннан пешергәннәр. Авыр заманнарда да кеше күңелле яшәгән", - дип сөйләде.
Мәрьям Зөлбохарова (c) һәм Халисә Уразаева (у)

Мәрьям Зөлбохарова (c) һәм Халисә Уразаева (у)


Ә Мәрьям Зөлбохарова: "Яшь чактагы бу гадәтне мин кияүгә барганнан бирле югалтмый киләм. Балаларым тугач та, хәзер оныкларыма да көннәр җылынуга, сыерчыклар килүгә ботка пешерәм, түбәлек башка (абзар) алып чыгам. Алар үзләре соклар, башкасын алып киләләр. Иң элек сыерчыкларга аш салып, "Аллаһы Тәгалә ризык бирсен, дәүләт бирсен", дип телиләр. Әннәү өйрәткәнчә, аларга да шулай әйтәм. Бу бәйрәм авылда ел да үтә. Халыктан сөт, он, ярма, май һәм башкасын җыеп, ботка пешерәләр. Һәркем аннан авыз итәргә тырыша. Һәркемнең ел буена ризыклы, дәүләтле яшисе килә", диде.

Быел да сыерчыкларны бергә җыелышып, матур бәйрәм белән каршы алды муллашлар. Муллашта төрле милләт халкы бердәм, дус яши, монда да барысы да бергә килгән иде. Клубта балалар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Балалар бакчасына йөрүче Александра Пелигина матур итеп җырлап күрсәтте. Әбүзәр Миңнебаев җитәкчелегендәге "Карлыгач" уен кораллары ансамбле кызлары Ләйсән һәм Фәридә курайларда уйнап, биеп тә алдылар. Аннары җыр-биюләргә төрле уеннар кушылды. Халык рәхәтләнеп күңел ачып, язны каршы алып, һәркайсына сәламәтлек, муллык, иминлек теләп, Рәсимә Бабшанова, Фәния Байчурина һәм башка апалар оннан һәм тары ярмасыннан пешергән боткаларны тәмләп ашады.

Бәйрәмгә килүчеләрнең берсе: "Авылда элек-электән сыерчыклар килүгә "Бакцар ботка" дип үткәргәннәр "Карга боткасы" бәйрәмен. Без инде татар халкында сакланып калганча, "Карга боткасы" дип атадык. Хәзер һәр өйдә дә бу гадәт алып барылмый, шуңа да алдан аның тарихын авыл белән бәйләп сөйләп киттем: "Борын-борын заманда ямьле язны җылы яктан каргалар алып килә дип уйлаганнар. Алар килгәч, сабанга төшәргә, иген чәчә башларга мөмкин дип санаганнар. Шуңа да карлар эреп, көннәр җылынуга каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясаганнар. Бу бәйрәмдә көзге муллыкны, ашлы киләчәкне юраганнар. Бәйрәм "Карга боткасы" дип аталган. Ә бәйрәм үзе ерак-ерак заманнарда ата-бабаларыбыз ай-кояшка, күккә-җиргә табынган вакыттан калган. Аннары ул йола балалар уены гына булып сакланган. Балалар матур итеп киенеп, өйдән-өйгә йөреп, ярма, сөт, йомырка, май җыйганнар. Биргәннәргә изге теләкләр теләгәннәр. Халыкны бәйрәмгә чакырганнар. Табигатьнең матур җирендә ут ягып, казан асканнар, ботка пешергәннәр. Ботка пешкәнче, төрле уеннар уйнап, җырлар җырлаганнар, такмаклар әйтешкәннәр. Аннары бергәләп ботка ашаганнар. Халыкта "карга боткасы"н ашаган кеше ел буена сау-сәламәт була, авырмый, дигән ышану булган. Балалар бу көнне җирдән муллык, күктән яңгыр, кояштан җылылык, табигатьтән бәрәкәт сораганнар, илгә туклык, гаиләгә иминлек теләгәннәр. Әби-бабаларыбыз тапшырган традицияләребезне без дә саклап калырга тырышабыз", дип сөйләде.

"Карга боткасы" бәйрәме бу көннәрдә Төмән районының Ямбай, Төмәннең Кырынкүл авылларында да үткәрелде. Ә менә башка якларда аны белмиләр икән. Тарих фәннәре кандидаты Зәйтүнә Тычинских бу турыда түбәндәге мәгълүматны бирде: "Карга туй, карга бәйрәм, карга боткасы" Төмән районы авылларына хас бәйрәм. Бу чара белән каргалар килүне билгеләп үткәннәр. Гадәттә, олылар ботка пешереп, балаларны сыйлыйлар. Тагын да: "Кара каргага аш булсын, ала каргага таш булсын", дип, ботканы капка, багана башларына салалар, дип язган Рәүфә Уразманова "Себер татарларының традицион йолалары һәм бәйрәмнәренең еллык өлеше" исемле китабында".

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG