Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа һәм АКШ "кара" исемлеккә яңа кешеләрне кертә


Европа Берлеге Европа илләренә керүләре тыелган исемлекне киңәйтеп анда Украинаның элекке вице-премьеры Сергей Арбузов, депутат Юрий Иванющенко, табыш һәм салымнар министрлыгының элекке җитәкчесе Александр Клименко, элекке ягулык һәм энергетика министры Эдуард Ставицкий исемнәрен өстәде.

Алар барысы да бу исемлеккә дәүләт акчаларын урлауда гаепләнү нигезендә кертелгән. Европа Берлегенең бу карарында "әлеге дүрт кешенең чит илләрдәге хисаплары һәм милке туңдырыла", диелгән.

Европа Берлегенең "кара" исемлегендә 22 кеше.

АКШ әзерләгән чикләүләр кертеләчәк кешеләр исемлегендә "Роснефть" башлыгы Игорь Сечин да булырга мөмкин, дип яза New York Times басмасы.

Бу исемлеккә кергән кешеләрнең АКШка керүе тыела, банк хисаплары туңдырылачак.

АКШ президенты администрациясе Русия Украинаның көнчыгышында барган вакыйгаларга катнашмаса чикләүләрнең шуның белән бетәчәген белдерде, дип яза АКШ басмасы.

Элек тә чикләүләр икътисади өлкәгә кагылмыйча беренче чиратта кешеләр һәм оешмаларга гына кагылачак, дип фаразланган иде.
XS
SM
MD
LG