Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина Югары Радасы Кырымны "вакытлыча басып алынган" җир дип таныды


Украина Югары Радасы Русия аннексияләгән Кырым һәм Акъярны "вакытлыча басып алынган җирләр" дип таныган канун кабул итте.

Бу документ нигезендә Кырым һәм Акъяр өстендәге һава киңлекләре, эчке сулыклар һәм диңгезнең Украина өлеше һәм андагы су асты киңлекләре, төбе һәм табигый байлыклар да "вакытлыча басып алынган җирләр" эченә керә.

Канунга бу мохит Украинаның аерып алгысыз өлеше һәм анда Украина кауннары эшли дип язылган. Кырымны Русия басып алганда булган чыгымнарны да Русия капларга тиеш икәнлеге әйтелә.
XS
SM
MD
LG