Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 21:32

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге рәсмиләр төркеме Кытайга сәфәр кыла. Сәфәрнең беренче көнендә алар татарлар күпләп яшәгән Синҗан-Уйгыр автоном төбәгендә булды.

Кытай сәфәренең беренче көнендә Рөстәм Миңнеханов Синҗан–Уйгыр автоном төбәге башкаласы Өремчедә булды. Билгеле булганча, Кытайдагы 4-5 мең татарның күпчелеге әлеге төбәктә гомер кичерә. Өремчедәге иң борынгы һәм иң зурлардан саналган мәчетне дә татарлар төзеткән. Ул инде 1897 елдан бирле хезмәт итә. Сишәмбе көнне Миңнеханов Өремче татарлары белән нәкъ шул мәчеттә очрашты.
Өремчедәге татар мәчете

Өремчедәге татар мәчете

Билгеле булганча, узган елны Кытайда яшәүче биология фәннәре докторы, Синҗан университетының биология һәм биотехника институты профессоры, гомумкытай җыелышы депутаты, Татарстан фәннәр академиясе мактаулы академигы Абдулла Аббас якын киләчәктә Өремче шәһәрендә татар мәдәниятен, гореф-гадәтен, көн күрешен яктыртучы музей ачарга теләвен әйтеп аны ядкарьләр белән тулыландыруда ярдәм сораган иде.

Ул вакытта Аббас һәм аның белән килгән укучыларны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та кабул итте. Шулай ук Абдулла Аббас җитәкчелегендәге вәкиллек Казан федераль университеты нигезендә микробиология, биология һәм фармакология өлкәсендә уртак проектлар булдыру турында сүз алып барды. Өремчедәге татар мәчете

Өремчедәге татар мәчете



Аббасның әлеге сәфәренең нәтиҗәсе буларак, Казан федераль университеты белән Синҗан университеты арасында килешү имзаланыр дип көтелә.

Бизнес Onlineга университет проректоры Марат Сафиуллин белдерүенчә, 2014-2015 елда Синҗан университетына Казан университетының фундаменталь медицина һәм биология институтыннан магистрлар һәм аспирантларны җибәрү күздә тотыла. Ә быелның сентябрендә Синҗан университетында Каюм Насыйри институты үзәген ачу карала. Анда Кытайда яшәүче татарлар өчен татар теле курслары оештырылачак.

Шулай да хәзерге буын Кытай татарларының күпчелеге үз халкы турында өлкән буыннардан гына ишетеп белә. Үзләренең халыклары турында күбрәк белер өчен алар Татарстанга укырга килә. Хәзер Казан дәүләт университетында шундый 35 укучы белем ала.

Синҗан-Уйгыр автоном төбәгендә туып үскән һәм шактый еллар Казанда яшәгән, инде мәрхүм профессор Миркасыйм Госманов татарларның анда хәзер сәяси урыннары юклыгын әйткән иде.

“Күбрәк фән, хезмәт белән мәшгүльләр. Бу төбәктәге татарларның хәзер мәктәпләре, бернинди оешмалары да юк. Уйгыр, казакъ, күбрәк кытай телендә укыйлар, кытай телендә сөйләшәләр”, диде ул. Миңнеханов Синҗан-Уйгыр автоном төбәгендә

Миңнеханов Синҗан-Уйгыр автоном төбәгендә



Билгеле булганча, Синҗан-Уйгыр автоном төбәгендә нигездә мөселман уйгыр һәм башка төрки милләтләр яши.

Уйгырлар үз җирләренә хан кытайларын миллионлап күчереп уйгырларны изоляциядә калдыру тырышлыгы баруы турында сөйли.

Уйгырлар белән хан кытайлары арасындагы милләтара киеренкелек соңгы елларда канлы бәрелешләргә дә китерде.

Синҗанда барлыгы 8 миллионнан артык уйгыр яши.

Пекин исә уйгырларның гаепләүләрен кире кагып төбәкнең икътисадын һәм андагы халыкның тормыш шартларын яхшырту өчен Синҗанга күпләп акча керткәнлеген белдерә. Миңнеханов мәчет белән таныша

Миңнеханов мәчет белән таныша



Кытай хакимияте бу төбәктә контролне көчәйткәннән-көчәйтә бара. Алар моны террорчыларга каршы көрәш белән аңлата. Узган елны Пекин үзәгендәге Тяньаньмэнь мәйданында булган шартлауны да Кытай хакимияте уйгыр ислам радикаллары оештырган, дип белдерде.

Шулай ук мәхкәмә ел башында канлы бәрелешләрдә катнашкан өчен ике ир кешегә үлем җәзасы карары чыгарды, тагын өч кешене тугыз елдан алып гомерлек төрмәгә утырта. Барлык хөкем ителүчеләр террорчылыкта гаепләнде. Миңнеханов татарлар белән аралаша

Миңнеханов татарлар белән аралаша



“Кыскасы, бу җирләрне кытайлар тарафыннан нык үзләштерү бара. Уйгырларның каршылыгы шушы процесс белән дә бәйле. Синҗан җире файдалы казылмаларга бай. Мондый калҗаны миллиардтан артык халкы булган дәүләт тыныч кына читкә чыгарып җибәрмәс”, дигән иде профессор Миркасыйм Госманов.

Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге вәкиллек чәршәмбе Пекинда төрле очрашулар уздыра. Шулай ук Русиянең Кытайдагы илчелегендә Татарстанның икътисади мөмкинлекләре тәкъдим ителәчәк. Якын арада Кытайда Татарстанның вәкиллеген ачу да планлаштырыла. Татарстан рәсмиләренең бу сәфәре 17 апрельдә тәмамланачак.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG