Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 14:47

Миңнеханов Татарстан Дәүләт шурасына сайлауда камералар куюга каршы


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт шурасына сайлау вакытында камералар куюны хупламады. Бу хакта КПРФка биргән җавапта әйтелә. Президент фикеренчә, сайлау урыннарына веб-камералар кую кыйммәткә чыгачак.

КПРФ алдан сайлауга камералар кую кирәклеген белдергән иде. Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин узган сессиядә сайлауда "культуралы булуны арттырырга", ә "каравыллап, эләктереп алып, аннан хөкем итеп һәм телевидение аша белдерү"не максат итмәскә, дигән иде.

Татарстан үзәк сайлау комиссиясе рәисе камералар кую республикада сайлау чыгымнарыннан да кыйммәткә төшәчәк дип белдергән иде, дип яза "Коммерсант". Татарстанда сайлауга 207 миллион сум тоту каралган.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG