Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан Кырымтатар мәҗлесе вәкилләрен көтә


Татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Ренат Вәлиуллин Тукай туган көнгә Кырымтатар мәҗлесе вәкилләрен көтүләрен һәм очрашуда ике арада килешү имзалачагын белдерә.

Татар конгрессы һәм Кырымтатар мәҗлесе арасында булачак килешү 26 апрельдә, Тукай туган көндә имзаланырга мөмкин дип белдерә, конгресс рәисе урынбасары Ренат Вәлиуллин.

Бу килешүнең нигезен Казан ягы әзерләгән. Вәлиуллин сүзләренчә, документ өлгесен алар Кырымда булган вакытта Мәҗлес рәисе Рефат Чубаровка тапшырганнар. "Алар шунда ук килешү белән танышып чыктылар, тагын бер кат юристларыбызга күрсәтербез һәм үзебезнең үзгәрешләр белән Казанга килгәч шунда имзаларбыз дигән иделәр", ди Вәлиуллин.

Ул бу килешүдә мәҗлес һәм конгресс арасында уртак эшчәнлек турында сүз барганлыгын әйтә. Шулай да, Вәлиуллин килешү нечкәлекләрен тулысынча ачмады. Имзалангач белдерербез, диде. Килешүнең зур өлешенең мәдәни, яшьләр арасында хезмәттәшлеккә багышланганын гына әйтте.
Ренат Вәлиуллин
Ренат Вәлиуллин
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Кырымга сәфәрләреннән соң, 9 мартта хезмәттәшлек документы әзерләнгән иде. Анда Татарстандагы министрлыкларның, оешмаларның һәм мөфтиятнең ниләр эшләргә тиешлеге турында язылган. Мисал өчен, яңа оешкан туристлык агентлыгы Татарстан һәм Кырым арасында туристлык өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү тәкъдимнәре белән чыгарга тиеш, диелгән бу документта.

Вәлиуллин да конгресс һәм мәҗлес килешүеннән кала Татарстандагы һәм Кырымдагы башка оешмалар арасында да килешүләр төзеләчәген кире какмый.

"Президент күрсәтмәсе белән әзерләнгән бу документта һәрбер министрлык, һәрбер оешма аерым бүлекләр булып бара. Конгресска да өч юнәлештә эш күрсәтелгән. Ул да булса, конгресс һәм мәҗлес арасында килешү төзү турында сүз бара, быел булачак дөнья татар хатын-кызлары, дин әһелләренең һәм яшьләрнең VI форумнарында катнашу өчен кырымтатар вәкилләрен һәм андагы казан татарларын да чакыру турында әйтелгән.

Хөкүмәт оешмаларының эшчәнлеге ул аерым каралса, без иҗтимагый оешмалар буларак, аерым рәвештә хезмәттәшлек итү күзаллана. Һичшиксез, министрлыклар һәм дәүләт оешмалары белән аерым-аерым килешүләр һәм уртак эшчәнлекне җайлаучы документлар булыр әле", ди Вәлиуллин.

Татарстан хөкүмәте кырымтатарларга урта мәктәпләрдә милли телләрен укыту системын җайга салырга ярдәм итәчәген белдерде инде. Бу хакта Татарстан хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков 8 апрельдә Бахчасарайда үткән киңәшмә вакытында әйтте. Бу киңәшмә Татарстан белән Бахчасарай районы хезмәттәшлегенә багышланган иде.

"Безнең Русия мәгариф стандартларын ничек саклау һәм шул ук вакытта милли мәгарифне үстерү тәҗрибәсе бар", диде Халиков.

14 мартта Русия хөкүмәте Кырымның 14 районын һәм ике шәһәрен багачак Русия өлкәләрен билгеләгән иде. Кырымтатарлар тупланып яшәгән Бахчасарай районы Татарстанга бирелде.
XS
SM
MD
LG