Accessibility links

Кайнар хәбәр

Турчинов: Коралларын тапшырган хәрбиләр мәхкәмәдә җавап бирәчәк


Украинаның Славянски шәһәрендә коралларын тапшырган 25-нче һава-десант хәрбиләре бу гамәлләре өчен мәхкәмәдә җавап бирәчәк. Бу хакта Югары Рада спикеры, Украина президенты вазифаларын башкаручы Александр Турчинов белдерде.

Чәршәмбе матбугат чаралары бу хәрбиләрнең шәһәрдә хакимият биналарын басып алган сепаратистлар ягына чыгуын белдергән иде.

Украина саклану министрлыгы Украинаның алты хәрби машинасы әлегә кораллы кешеләр кулында дип белдерә. Краматорски янындагы Пчелкино авылында Русия яклылар чорнап алган 15 хәрби машинаның Днепропетровскидагы үз урыннарына кайтырга чыкканлыгы хәбәр ителде.
XS
SM
MD
LG