Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 03:17

Фатих Сибагатуллин Азатлыкка үзен Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә лаек дип санавын һәм премиядән баш тартмаячагын белдерде.

Тукай бүләге тирәсендә шау-шу дәвам итә. Соңгы арада матбугатта Тукай бүләгенә намзәтләр тирәсендә, аеруча Русия думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллин турында язмалар еш чыга башлады. Дәүләт бүләген алырга лаекмы, түгелме икәнен тикшерәләр. Фатих Сибагатуллин "Азатлык" радиосына, ни генә булмасын, Тукай премиясеннән баш тартырга җыенмыйм, дип белдерде. Моннан тыш ул, премия үзенә тапшырылса, бу акчага Тукай музеена компьютер алачагын һәм китаплар чыгарырга тотачагын да әйтте.

– Сезнең китапларыгыз зур шау-шу тудырды. Бу кадәр үк булыр дип күз алдыгызга китергән идегезме?

– Тукай премиясе һәм китап тирәсендә шау-шу куптару Рафаил Хәкимов идеясе булды. Ул 10 ел элек Татарстан язучылары берлегенә барганын сөйләгән иде. Язучыларга тарихны популяр тел белән киң җәмәгатьчелек укырлык итеп язарга тәкъдим иткән, китапны бастырыр өчен акчаны үзем табам дигән.
Татарлар үз тарихы турында белми
10 ел узган, бу темага язган кеше табылмаган. Ялкаулармы, акыллары җитмиме, белмим, ләкин йөгерек тел белән тарихи вакыйгаларга нигезләнгән фәнни-популяр әсәрләр юк. Китапларны Тукай премиясенә ул тәкъдим итте, мин ялынып йөрмәдем, бу – Тарих институты карары.

Шау-шу купкач, бераз язучылар тарих темасы белән кызыксынмасмы, кымшана башламасмы, дибез. Халыкны уятырга кирәк. Мисыр, Рим империяләре тарихын өйрәнәбез, ә татарлар үзләре турында белми. Галимнәр яза инде ул, ләкин авыр фәнни тел белән иҗат ителгәнне укып кара син?! Үзләре генә аңларлык итеп кенә язалар. Ә минеке фәнни хезмәт түгел. 100 процент тарихи төгәллеккә дәгъва итмим, ләкин кем хәзер шулай булган дип өздереп әйтеп бирә ала?!

– Дөрес аңлыйммы, Сезгә Тукай премиясе мөһим түгел, бу күбрәк китапларга, татар тарихына кызыксыну уяту өчен PR акцияме?

– Тукта, тукта, нишләп Тукай премиясе миңа мөһим түгел, ди? Кызыксыну уяту өчен дә язылды, ләкин Тукай премиясе дә кирәкми дигәнем булмады.

Норлатта хисап сессиясе вакытында Рөстәм Миңнеханов белән очраштык, чәй табынында сөйләшү булды. Ул: "Фатих Сәүбәнович, китаплар язу эше ничек бара?" дип сорады. "Эшлибез, тагын бишенчесе чыгарга тиеш", дип әйттем. Шуннан сөйләшү китте, ул Гариф Ахуновтан соң язучылар бетте дигән фикерне җиткерде. Кайдан чыгып әйтте ул моны? Нефть исәбенә яшәгән республикада нефтьчеләр турында язучы юк. Гариф Ахуновның "Хәзинә" романы язылганына 52 ел узды, ә яңа әсәр иҗат ителмәде.
Бездә төбәк саен мөфти, ызгышып яталар
Түбән Камада зур сәнәгать ширкәтләре эшли, КамАЗ бар, ә алар турында кулга алырлык чәчмә әсәрләрне китап киштәләрендә табу мөмкин түгел. Авыл хуҗалыгын алыйк, Вакыйф Нуруллинның "Аккан су юлын табар" дигән романыннан соң авыл эшчәннәре турында әсәр дөнья күрмәде. Менә тотынам икән, "Вамин" турында биш томлык роман язып була. Бөтен эчке "кухнясы"н гына язсаң да, ятып укырлык шәп әсәр чыгачак. Монда бит бер Вагыйз Минһаҗев кына гаепле түгел, зур агрохуҗалыкларга күчү аңардан гына башланмады.

Тукай премиясен барысының да аласы килә, ә бүгенге язучыларның китапларын укырлык түгел. Минекеләрен кара, күргәнең бармы минеке кебек китапларны?! Соңгы 20 ел эчендә андый эчтәлекле китапларның нәшер ителгәне булмады. Хикмәт бит Фатих Сибагатуллинда түгел. Язучылар берлегендә 300ләп кеше. Кер, диләр шунда. Кермим. Әби-бабайларның йомышларын үтәүче депутат булырга теләк юк. 150 иң яхшы язучы калсын, 151нче булып керермен, бәлки.

Ркаил Зәйдулла, Йолдыз Исәнбәттән тыш, "Бизнес Онлайн" газетына сезне якыннан белгән Рифат Корбанов та сезнең китапларыгызның комиссиягә кагыйдәләр бозылып тапшырылуы турында язды, өстәвенә плагиатта гаепләде. Бу кадәр зур каршылык булгач, Тукай премиясеннән баш тарту турында уйламыйсызмы?

"Татары и евреи" китабы бер айга соңга калып нәшрияткә тапшырылганга бәйләнәләр, ләкин премиягә китаплар сериясе тәкъдим ителде. Кагыйдәләр бозылмаган. Плагиат, ди ул, китап диссертация түгел, барлык алынган цитаталарның чыганаклары күрсәтелгән. Минем турында бернәрсәдән дә курыкмый, диләр. Куркам шул, кечкенә кешеләрне яратмыйм, үчле була алар, гәүдәсе кечкенә булган саен, эчләре нәҗес белән тулган була. Мескенне җәллим, бүтән сүзем юк.
Закиров белән Гыйлметдинов талашып ятса, бердәм булмагач, безгә беркем дә имезлек каптырмаячак.
Ркаил Зәйдулла Фәүзия белән Айдар Хәлимгә бирсеннәр, ди. Хакимияткә оппозициядә торучыларга кайчан хөкүмәт премия биргәне бар? Бу бит иҗтимагый премия түгел.

Миңа каршы чыгалар дисез. Кем сүгә мине? Аноним комментарийлармы? Карап барам "Бизнес Онлайн"ны да, "Азатлык"ны да. Газета кызык булсын өчен, аны үзләре язалар бит, чөнки каршылыклы булмаса, укымыйлар. Сайт хуҗалары үзләре кыздырып утырылар. Анонимны кабул итмим, исемнәрен куеп язсыннар.

Тукай премиясеннән баш тартырга җыенмыйм. Бу китапларны язар өчен күп хезмәт салынган. Ник мин лаек түгел, ди? Башкаларга бирелгәнне мин кай ягым белән ким? Бирмәсәләр дә, исем китми, берсенә дә ачу тотмыйм.

500 меңне бирә калсалар, беренче чиратта Габдулла Тукай музеена яхшы компьютер сатып алачакмын, әле булганы начар эшли. Тагын ниләр аламмы? Акчаны ничек тотарга икәнне белермен, китап чыгарырга кулланачакмын.

– Бу темадан бераз читләшеп, Кырым турында да сорау бар иде. Кырым Русиягә кушылды, кырымтатарлар исәбенә татарларның саны үсте. Ничек уйлыйсыз, бу нисбәттән Русиядәге татар факторы үзгәрерме?

– Танылган генерал Мәхмүт Гәрәев миңа: "Син татарларны яһүдләр белән дуслаштырдың, хәзер татарларны да берләштер, бу – сиңа минем васыять", дип әйтте. Татарлар, чыннан да, үзара ызгышып яши. Динне алыйк, Русиядә бер патриарх, яһүдиләрнең дә бер баш рухание, ә бездә төбәк саен мөфти. Ызгышып яталар, бер-берсен яратмыйлар.

Конгресс бар, мохтарият бар, әмма икесе ике якка карап эш итә. Адәм көлкесе. Татарлыкның көчәюе кырымтатарларга бәйле түгел, ул тулысынча үзебездән тора. Безнең абруй саннан тора дип уйлыйсызмы? Сан күп, ләкин мәнфәгатьне кайгыртучы юк бит. Кырымтатарлар исәбенә безне күтәреп йөртерләрме? Шуны көтәсезме? Оешмасаң, кем игътибар итсен? Властьне дә кеше яулап алырга тиеш. Бездән аермалы буларак, кырымтатарлар бердәм, көчле. Алар сорый да белә, ә безнекеләр йомышчы малай кебек йөри. Закиров белән Гыйлметдинов талашып ятса, бердәм булмагач, безгә беркем дә имезлек каптырмаячак.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG