Accessibility links

Кайнар хәбәр

Маккейн: Мәскәүгә карата катырак чаралар күрү кирәк


Джон Маккейн
Джон Маккейн
АКШ сенаторы Джон Маккейн бүген американ делегациясе эчендә Кишиневка килде. Кичә ул, Вильнюста чыгыш ясап, Русиянең Днестр буен да басып алу куркынычы булганга, Грузия һәм Молдованы НАТО-га интеграцияләүне тизләтергә кирәк дип әйтте.

Маккейн Русиянең Украинадагы гамәлләреннән соң көнбатыш керткән чикләүләрне "көлке диярлек" дип бәяләде. Мәскәүгә карата катырак чаралар күрү кирәклеген белдерде.

1990 елда Днестр буе бер яклы гына үзенең Молдовадан бәйсез булуын белдерде. Күпчелеге рус телендә сөйләшүчеләр яшәгән бу төбәктә 1400 Русия хәрбие бар.

Чәршәмбе көнне Днестр буе депутатлары Русия президенты Владимир Путинга, Русия думасына, федерация шурасына һәм шулай ук БМО-га, Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасына төбәкнең бәйсезлеген тану үтенече җибәрде. Бүгенгә кадәр дөньядагы бер генә ил дә Днестр буеның бәйсезлеген танымады.
XS
SM
MD
LG