Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар теленнән халыкара олимпидада сәнгать осталыклары да сынала


Татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиада 27 апрельдән 1 майга кадәр Казанда үтәчәк.

Беренче турдан соң сайлап алынган 300 укучы һәм студент җыр, бию, сәнгатьле сөйләү, уен коралларында уйнау, этно-дизайнда да көч сынашачак. Бәйгегә чыкканнар әлегеләр арасыннан сәләтләренә туры килгәнен башкарачак.

Чит илләрдән килүчеләр башта билетлар алып телдән имтихан тотачак. Русия төбәкләрендәгеләр бу биремне язмача башкарачак. Әлегеләрдән кала укучылар һәм студентлар "Минем илем, минем халкым, мин укыган мәктәп" дигән темага видео да әзерләп килергә һәм анда үзләрен тәкъдим итәргә тиеш.

Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы белдерүенчә, олимпиаданың беренче турында 13 илдән биш меңгә якын укучы һәм студент катнашкан.
XS
SM
MD
LG