Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Татарстан хәрби комиссары ярдәмчесе улына биш ел бер ай төрмә җәзасы чыгарды


Татарстан югары мәхкәмәсе Татарстан хәрби комиссариаты җитәкчесе ярдәмчесенең улы Владислав Гурылевны биш ел һәм бер айга төрмәгә ябу карары чыгарды.

Гурылевка 27 яшь, ул өч BMW X6 машинасы урлауда гаепләнә.

2014 елның февраль аенда Идел буе район мәхкәмәсе Гурылевны шартлы рәвештә биш ел бер айга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарган иде. Татарстан прокуратурасы шикаятеннән соң бу карар үзгәртелде.
XS
SM
MD
LG