Accessibility links

Татарстанның Мәскәүдәге вәкиле җәмәгатьчелек белән очрашты


Очрашуда катнашучылар
Очрашуда катнашучылар

Татарстанның Мәскәүдәге вәкиле Равил Әхмәтшин шәһәр татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашып татар тормышындагы хәлләр һәм алда көтелгән чаралар турында сөйләште.

16 апрельдә Татарстанның Мәскәүдәге вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин шәһәр татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты. Мондый очрашулар еш булып, инде традициягә әйләнеп бара. Очрашуда Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе Милли мәдәни мохтарият рәисләре Ринат Мөхәмәдиев белән Фәрит Могтасаров Русиянең мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары Рушан хәзрәт Әббәсов, Мәскәүнең татар мәктәбеннән Роза Хәбибуллина һәм татар балалар бакчалары җитәкчеләре Сания Исмагилова, Раушания Абрахимова, җәмәгать эшлеклеләре Мөхәммәт Миначев, Гаяр Искәндәров һәм башкалар, барлыгы 40 артык кеше катнашты.

Равил Әхмәтшин Мәскәүдә татар тормышында булган кайбер чаралар турында сөйләде һәм алда торган планнар хакында да мәгълүмат биреп, анда татар җәмәгатьчелеге актив катнашсын иде дигән теләген белдерде. "Мәскәүдә күптөрле тырышлыклар белән ике бөек татар кешесенә һәйкәлләр ачтык. Муса Җәлилгә һәм Габдулла Тукайга. 26 апрельдә Тукай һәйкәле янында зур шигърият бәйрәме булырга тиеш. Шунысын да әйтергә кирәк, һәйкәлләр бар, ләкин ул һәйкәлләр янына чәчәк салган билгеле көннәрдә дә татарлар килми, диде вәкаләтле вәкил. Сезнең сорау-гөзер белән салынды ул һәйкәлләр. Әле генә Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салдык. Кеше бик аз иде. Ярый солдатларны китердек. Мохтариятләрдән дә кешеләр юк иде. Җәмәгать, ул һәйкәлләрне йортсызлар ял итә торган урынга әверелдермик инде", диде Равил Кәлимуллин.

Очрашуда катнашучылар
Очрашуда катнашучылар
Ул быелгы Мәскәү Сабантуеның 28 июньгә билгеләнгәнлеген, быел анда, башка еллардан аерым буларак, Мәскәүдәге күпчелелек милли оешмалар – чуашлар, марилар, мордвалар да һәм башка барлыгы 80 оешма катанашачагын белдерде. "Әлбәттә, Сабантуй Мәскәү шәһәр бәйрәме буларак башкортлар белән берлеклектә үткәреләчәк. Шулай ук һәрьелдагыча быел да безнең кунакларыбыз – Чаллы шәһәре вәкилләре булачак. Алар үз сәхнәләрендә чыгыш ясаячак", диде Кәлимуллин.

Ә инде Рушан хәзрәт Сабантуй Рамазан аеның беренче көненә, Уразага кергән көнгә туры килә икән, аны башка көнгә күчереп булмасмы дип тәкъдим кертеп бәхәсле чыгышларга сәбәпче булды. Кемдер август башында, Ураза беткәннән соң үткәрергә кирәк дип тә тәкъдим итте. Кемдер гел үткәрмәсәк тә була диде. Мөхәммәт Миначев элек Сабантуйларны үзебез үткәрә торган идек. Бернинди шәһәр бәйрәме дә түгел иде. Нигә инде шул тикле оешмалар катнашырга тиеш безнең бәйрәмдә, дип ризасызлыгын белдерде.

Күптөрле чыгышларны тыңлаганнан соң, Сабантуйның ничек билгеләнгән, үзгәртелмичә шул 28 июньдә узачагы әйтелде. Чөнки тагын бер зур сәбәп – быел да Сабантуй Коломенское паркында узачак. Ә инде анда башка буш көннәр юк. Аннан соң Сабантуйны әзерләр өчен генә дә паркта бер атна буе эшләргә кирәк. Сәхнәләр төзергә һәм башкалары. "Әгәр дә инде августка кала икән, ул Сабантуй түгел, уңыш бәйрәме булачак. Намаз укыр өчен урыннар бар, Сабантуйда беркайчан да исерткеч эчемлекләр сатылмый. Уразада булган кеше дә ул бәйрәмдә катнаша ала. Теләмәсә – килмәс. Узган ел Мәскәү Сабантуенда 150 мең кеше катнашкан. Ул халык быел да бәйрәмне көтә. Аларны Сабантуйсыз калдырып булмый", диделәр.

Равил Әхмәтшин бик тәфсилле итеп, 20-24 август көннәрендә, Русиядә Мәдәният елы кысаларында узачак чаралар хакында сөйләде. "Ул көннәрдә Мәскәүдә иң зур тамаша Музыка йортында, Татарстан президенты катнашында узарга тиеш. Мәскәүдә шулай ук "Ак бүре" операсы күрсәтеләчәк. Малый театр бинасында Галиәсгар Камал театры чыгыш ясаячак. Язучылар белән очрашу мәдәни үзәктә узачак. Бәйрәмдә шулай ук Җыр һәм бию ансамбле дә, чыгыш ясаячак, татарча мультфильмнар да күрсәтеләчәк. Аның аерым програмнарын әзерләп, без халыкка җиткерәчәкбез", диде Әхмәтшин. Ул оешма вәкилләреннән тамашаларга халыкның килүен оештырырга тырышыгыз, дип сорады.

Шулай ук Татарстан белән бәйле булган соңгы сәяси хәлләргә тукталып, Равил Кәлимуллин 27 апрельдә кырымтатарлар җитәкчесе Рифат Чубаровның Казанда Татарстан президенты белән очрашуы планлаштырылган булуын әйтте. Ә инде 30 апрельдә Чубаров Русия президенты белән очрашачак диде.

Вәкилллектә узган очрашуда һәр кешенең чыгыш ясарга да, үз фикерен белдерергә дә мөмкинлеге бар иде. Шуңа күрә оешма җитәкчеләре үзләре башкарган эшләр турында да сөйләде һәм планнарын да белдерделәр.

Наилә Фатехова 25 апрельдә Асадуллаев йортында танылган композитор Сәяр Хабибуллинның иҗат кичәсе узачагын игълан итте. Шулай ук 27 апрельдә Габдулла Тукайга багышлап балалар иҗатының "Энҗе бөртекләре" дип аталган VIII фестиваленең гала концерты узачагын белдерде. Анда 120 дән артык Мәскәү татар баласы катнашачак. Бу бәйрәмгә шулай ук Мәскәүдә инде берничә тапкыр чыгыш ясаган, композитор Сервер Кокура җитәкчелегендәге кырымтатар балалары төркеме "Тебессю" чакырылган.
XS
SM
MD
LG