Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов Казакъстанның Дуслык ордены белән бүләкләнде


Рөстәм Миңнеханов (у), Марат Тажин
Рөстәм Миңнеханов (у), Марат Тажин
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Казакъстанның II дәрәҗә Дуслык ордены белән бүләкләнде. Бу орденны президентка Казакъстанның Русиядәге илчесе Марат Тажин тапшырды.

Илче сүзләренчә, бу “Достык” ордены җәмгыятьтә үзара килешеп яшәү, халыклар арасында дуслыкны һәм тынычлыкны ныгытуга көч куйганнарга бирелә.

Миңнеханов Казакъстанның сәүдә-икътисад өлкәсендә Татарстан белән хезмәттәштәгеләр арасында әйдәп баручы икәнен әйтте.

2013 елда Казанда Казакъстан консуллыгы ачылды. 2012 елдан Алматы белән Казан арасында очкычлар оча башлады. Миңнеханов сүзләренчә, ике республика арасында тавар әйләнеше 1 миллиард сум тәшкил итә.

Миңнеханов Татарстанның 2017 елда Казакъстанда кышы Универсиаданы үткәрергә булышырга әзер икәнен дә әйтте.

26 апрельдә булачак “Казан – 2014 елның төрки дөнья башкаласы” чарасына Казакъстаннан да вәкилләр килер дип көтелә.
XS
SM
MD
LG