Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 11:51

Төркия президенты Гүл премьер Эрдоган белән вазифаларын алмашмаячак


Абдулла Гүл

Абдулла Гүл

Төркия президенты Абдулла Гүл үзенең премьер-министр булу мөмкинлеген кире какты.

Ул Төркиянең көнбатышындагы Кутахия вилаятендә журналистлар алдында чыгыш ясап, Русиядәге кебек президент белән премьер-министрның урыннарын алмашып торуны демократия кысаларына сыймый дип әйтте.

Русиянең хәзерге хөкүмәт башлыгы Дмитрий Медведев Русиянең хәзерге президенты Владимир Путинны моңа кадәр булган президентлык мөддәтендә алыштырып торган иде. 2012 елда алар тагын урыннарын алмашты.

Төркия премьеры, Гаделлек һәм тәррәкыять фиркасе лидеры Рәҗәп Тайип Эрдоган августта үтәчәк сайлауда катнашыр дип көтелә.

Әлеге исламчыл фиркане оештыручыларның берсе һәм Эрдоганның беректәше Гүл, Эрдоган дәүләт башлыгы булса, аның урынына премьер-министр булып утырырга мөмкин дип белдерүчеләр булган иде.

XS
SM
MD
LG